«Синдәй юраучы булганда яшәүләре күңелле»

Кәккүк дускай, санап бирче,
Ничә ел гомер алда?
Сәгатьләр буе сана син,
Ышанам… Әйдә, алда.

Икәү бергә алдыйк әле
Картлыкны һәм үлемне.
Синдәй юраучы булганда
Яшәүләре күңелле.

Берәү, икәү… унау… йөзәү…
Әй юмарт та соң үзең!
Алда мине көтә икән
Йөз язым һәм йөз көзем.

Йөз җәемдә — йөз Сабантуй,
Йөз Яңа ел иртәсе…
Йолдызларга очасым бар,
Офыкларга җитәсем.

Тик син генә, кәккүк дускай,
Туктама санавыңнан.
Үткәннәр — якты урам да,
Киләчәк — кара урман…

… Туктама санавыңнан!

Сирень Якупова

Бәйле