Башкортстанда коронавирус инфекциясе йоктыручылар 4017гә җитте. Соңгы тәүлектә 89 яңа очрак ачыкланды.
Әле республикада 1086 кеше коронавирустан дәвалана. Аларның 33е авыр хәлдә, 7 кеше үпкәләргә ясалма вентиляция ясау аппаратына тоташтырылган.
Җиңел формада авыручы 1460 кеше амбулатор дәвалана. Соңгы тәүлектә 16 кеше савыгып чыккан. Барлыгы савыгучылар саны – 1453. Соңгы тәүлектә коронавирустан яңа үлем очраклары теркәлмәгән.
Янә 84 кеше «пневмония» диагнозы белән госпитализацияләнгән. Барысы да коронавируска тикшерелгән. Бер тәүлектә 36 пациент, пневмониядән савыгып, дәваханәдән чыккан.
Бүгенге көнгә барлыгы 287070 тикшерү үткәрелгән. Соңгы тәүлектә шундый ук 4965 тикшерү үткәрелгән, 4824 кеше тикшерелгән.
Чыганак "Кызыл таң"