Матбугат: 350 меңлек… битлек

Ә күптән түгел генә аның ире Интернет челтәрендә, гаиләнең акчасы бетте, дип зарланган иде…
Битлек кыйммәтле әйберләр тәэмин ителгән икән, имеш. Наталья Королева Интернетта белдергәнчә, аның хакы — 350 мең сум.
«Барлык медицина нормаларын һәм дизайнны исәпкә алып, саклагыч битлек ясаттым», — дип яза ул микроблогта.
Ә соңрак аның ире Интернет челтәрендә артистларның акчасыз утыруын әйтте. Шулай ук, пенсонерлар даими рәвештә пенсия алалар, дип, аларга карата көнләшүен белдерде.
Бу хәлдән соң артистларның җанатарлары аларны көчле тәнкыйть утына тотты. Алар арасында: «Оятсызлар! Әби-бабайларның акчаларын чутлаган буласыз! Минем машинам да 350 мең сум тормый!» — дип язучылар бар.

Чыганак "Кызыл таң"

Бәйле