«Тормыш кара төн ул, малай!» (Дәвамы)

Әмма бу юлы Зиннәтнең «хатыннан уңмадым» дигәне Энҗегә бер дә ошамады. Уңмаса тагын, аңа Энҗе гаеплемени?
– Һаман хатын хурлыйсың, ә үзең шуның белән торасың бит әле!
– Әйтмә, малай, бәйләдем башны пүчтәк кеше белән! Авылда синең кебек кызлар була торып диген әле! Исерек баштан ахмаклык эшләп ташладым!.. Эх, хәзерге акылым булса! Синнән башка бүтәнгә борылып та карамас идем… Синең белән бергә булсак, авылда бер итеп торыр идек!
Теле такылдаган арада кулы да тик тормады Зиннәтнең. Ул кызның җилкәсен, иңбашларын сыйпады, һаман якынрак елышты. Энҗе кабина ишеген ачып җибәрде:
– Тагын бер генә кагыласың икән, төшәм дә калам!
Прибор шкаласыннан төшкән саран яктылык Зиннәтнең битен зәңгәрсу төскә кертә иде. Менә ул Энҗегә якын ук килде, каты итеп иңнәреннән тотты. Авызыннан аракы исе бөркелде. Энҗенең күңеленнән кайнап, бөтен тәнен тетрәтеп, җирәнү хисе күтәрелде. Ул:
– Җибәр, җирәнгеч! — дип, ике куллап бар көче белән Зиннәтне этте дә кабинадан сикереп төште.
Зиннәт кабинадан сузылып кычкырып калды:
– Син авызыңны чамалап ач! Кая бармакчы буласың, барыбер миңа ялынасың була бит!
– Кулыңны сузасы булма! Бер орынсаң да, яныңа утырмыйм.
– Аллаһемә, канатсыз фәрештә белән кайтам икән ләбаса. Ничава, барыбер ак булып калмассың! Бер ялгызың төнлә миңа утырып йөргән өчен Таһир мактамас әле үзеңне!
Бу сүзләр Энҗенең йөрәгенә барып кадалды. Ул Зиннәтне өзгәләп ташлардай булды.
– Таһирда эшең булмасын! — диде ул, эчке ярсуын тыеп. — Бар, юлыңда бул.
– Син монда каласың инде, ә? Минем белән кайтырга җирәнәсең инде, значит?!
– Җирәнәм!
Энҗе читкә тайпылды.
Шап итеп машина ишеге ябылды, мотор кабынды.
Энҗенең йөрәге атылып чыгардай булып типсә дә, ул Зиннәтнең аны калдырып китеп баруына ышанып җитми иде әле. Менә-менә кабина ишеге ачылыр да, Зиннәт: «Гафу ит, Энҗе, үпкәләмә, яме! Мин шаярдым гына бит!» — дияр һәм җилләтеп авылга алып кайтып керер, дип өметләнде ул.
Әмма кабина ишеге кыймылдамады. Тәгәрмәчләр урыныннан кузгалды.
Энҗе беравык, үз күзләренә үзе ышанмыйча, юл читендә баганадай хәрәкәтсез торды. Машина артындагы кызыл ут соңгы мәртәбә җемелдәп юкка чыккач кына, аңына килде кыз.
Ул ачынып елап җибәрде.
Бераз елап эчен бушаткач, як-ягына каранды. Төн караңгы, берни күренми, бары куе зәңгәр күктә йолдызлар гына бер-берсен үртәп күз кысышалар һәм урак-ай авызын кыйшайтып мыскыллы елмая. Тирә-якта ниндидер күләгәләр йөргән кебек. Таныш булмаган басу уртасында ялгыз калган кызга куркыныч. Энҗе нишләргә, кая юл тотарга белми, аптырап калды.
Әнә офыкта бер йолдыз хәрәкәтләнә, торган саен зурая башлады. Менә ул тавыш-тынсыз гына якынлаша. Фара! Тик машина түгел, чөнки гүләми дә, фарасы да сыңар гына. Энҗенең күңелен шомландырып Зиннәт сүзләре исенә төште: «Чит фара яктысы күзне генә чагылдыра ул, синең юлны яктыртмый». Энҗе юлдан читкә тайпылды. Төн уртасында басу юлында чит кеше белән очрашудан коты очты аның. Фара фәкать аңа юнәлгән, һәм килүче кеше әллә кайдан ук аны күрер кебек тоелды. Шул ук вакытта ялгызлык та шомландырды кызны. Аның күңелендә ике теләк тартышты. «Күрсә ярар иде, яхшы кеше булса иде», — диде берсе. «Ә начар кеше булса?» — диде икенчесе. Бераздан аның турысына, тәгәрмәчләрен шыгырдатып, велосипедлы кеше килеп җитте. Менә узып та китте. Кеше бер-ике адым үткәч тә, дөп итеп велосипедыннан төште дә төнге тынлыкта әкрен генә:
– Кем ул анда? — дип сорады. Тавыш йомшак, ягымлы яңгырады.
– Мин! — диде Энҗе.
– Тирәклегә кайтасыңмы? Кем соң син?
– Әйе, Тирәклегә…
– Соң әйдә, юлдаш булырсың, бергә кайтыйк.
Энҗе якынрак килде.
Мине ничек алып кайтмакчы буласыз соң сез?
– Ничек дип, тәпи-тәпи алып кайтам. Юл уртасында берүзең калмассың бит инде. Әйдә, ерак җир түгел…
Егет, кайсы авылныкы соң син, җиде төн уртасында басуда бер ялгызың нишләп йөрисең; дип сораштырып кайтты. Энҗенең теләр-теләмәс кенә җавап биргәнен сизгәч, төпченеп тормады тагын.
Авылда утлар сүнгән иде инде. Урам тулы шау-гөр килеп яшьләр йөриләр, чырк-чырк кызлар көлә.
Бүген монда театр килгән иде, — диде Равил. Алар исемнәрен әйтеп танышып өлгергән иде инде. — Мин генә күрә алмадым. Ремонт белән мәшәкатьләнеп вакыт үтте. Күрше авыллардан театрга машиналар белән килгәннәр иде, хәзер таралышалар.
– Миңа олы юлга ничек чыгарга өйрәтегез инде хәзер. Бәлки берәр машина очрар.
– Нинди машина ди бу вакытта! Безнең авылда гына кунып чык та иртән китәрсең.
– Алайса мин берәр ападан сорап карыйм…
– Бу вакытта ничек фатир эзләп йөрисең!.. Бездә дә урын җитәрлек. Әнием бик ягымлы карчык минем…
Биек койма, урыс капка. Ишек алдында абзар, келәт. Алты почмаклы зур, биек йорт караңгыда серле сарай сыман булып күренә. Капкадан керүгә, чылт итеп келә ябылды. Равил Энҗене өйгә чакырды.
Киң бүлмә, каршыда өстәл, ике якта ике карават.
– Утырып тор, — диде Равил. — Әнә әнкәй дә театрдан кайтты.
Бераздан бүлмәгә башына ак яулык бәйләгән апа килеп керде. Караңгы булганга, апа ят кызның чөгендердәй кызарганын күрмәде.
– Апа җаным, зинһар гафу итә күрегез инде, — диде Энҗе.
– И-и-и кызым, нинди сүз ул! Юл азабы – гүр газабы, дигәннәр. Яхшы юлдашың булмаганда, әллә нигә очравың бар. Әйдә, бер дә борчылма, менә шушында ят та йокла.
– Рәхмәт инде, апа, бик зур рәхмәт!
– Ярар-ярар! Тынычлап йокла.
Зур, киң караватта мамык түшәккә яткач, Энҗенең бөтен тәне рәхәтләнеп китте. Ул йокы аралаш хуҗа апаның җәһәт-җәһәт йөргәнен ишетә. Менә апа бусагадан караватка кадәр палас җәя һәм аклангандай сөйләнә:
— Идәннең буявы кибеп җитмәгән, ябыша. Аннары бүлмәнең икенче ягындагы караватка ятып, озак көрсенә, сөйләнгәли.
…Энҗе сискәнеп уянып китте. Тып-тын. Өйдә караңгы әле. Тик тәрәзәләр генә сыек зәңгәр төскә буялганнар.
Таң атып килә. Энҗе урыныннан торып, карават башына эленгән жакетын кулына алды.
Ни әкрен кыланса да, хуҗа апаның сак йокысын бүлдерде ул. Апа ак мендәреннән башын күтәрде.
– Ярый, апа, бик зур рәхмәт сезгә! — диде Энҗе. — Гаепләп кала күрмәгез.
– Әзрәк сабыр ит, чәй эчкәч китәрсең. Самоварны хәзер өлгертәм мин!
– Юк-юк, мәшәкатьләнә күрмәгез! Бик ашыгыч эшләрем күп. Рәхмәт!
– Ярый алайса, хәерле юл. Гаеп итмә…
– Хушыгыз!
…Энҗе, паласка әкрен генә басып, ярым ачык ишектән каршы өйгә чыкты, һәм ишек артында, идәндә, бөгәрләнеп яткан кешене күрде. Тун ябынган. Кем бу? Карават иясе микәнни? Шулдыр, һичшиксез шулдыр. Көтмәгәндә, тән уртасында урамнан килеп кергән чит бер кызга ак җәймәле түшәген биргән дә үзе каты паласта ята…
Кыз биксез ишекне этеп ачты. Капка да келәгә генә эленгән иде.
Энҗе тузанлы юл буйлап күк йөзенең алланып торган ягына таба ашыгып атлады. Байтак баргач, аның башына: «Бәй, өстәлләренә әзрәк акча куеп калдырасым калган!» — дигән уй килде, һәм шунда ук яңакларының утлы күмердәй көйрәгәнен сизде: башына мондый уй килгәнгә оялды ул. Бу кешеләр күрсәткән кадер-хөрмәтнең бәясен тиенләп үлчәү үзе бер кадерсезлек булыр иде бит!

Мәдинә Маликова

Бәйле