Матбугат: тракторы белән күлгә төшкән

Нәтиҗәдә, тракторның 16 яшьлек водителе үлгән.
Бу коточкыч хәл Ырынбур өлкәсендә булган. 16 яшьлек егет дуслары белән бергә су керергә әтисенең тракторында киткән. Анда баргач, тракторын күлгә якын итеп куймакчы булган. Имеш, алар аңардан суга сикермәкче булган.
Нәтиҗәдә, тракторның тормозы тотмаган һәм егет аның белән бергә күлгә төшеп киткән. Кызганычка каршы, ул кабинадан чыга алмаган.
Аның дуслары коткаручылар чакырткан. Алар егетнең мәетен чыгарган. Әлеге вакытта полиция хезмәткәрләре егетнең ата-аналары белән улларының «правасыз» трактор белән идарә итү буенча сөйләшүләр алып бара.

Чыганак "Кызыл таң"

Бәйле