Матбугат: машина арбасында җинаятьчеләр

Полиция аларны 4 дәвамында эзләгән булган.
Бу гаҗәеп хәл Мәскәү өлкәсендә булган. Урындагы ЮХХДИ хезмәткәрләре йөк машинасын документлар тикшерү өчен туктаткан. Арытаба алар йөк машинасының арбасында ни булганын тикшергән. Анда ике кеше табылган. Водитель белдерүенчә, ул анда кеше булуын белмәгән.
Бирегә тикшерүчеләр килгән. Арытаба ике ирнең җинаятьчеләр булуы ачыклана. Алар 4 кибет талаган булган. Хезмәткәрләр аларны 4 ай дәвамында эзләгән булган.
Әлеге вакытта тикшерүләр дәвам итә. Водительнең аларны арбага утыртуы ачыкланса, аңа 3 елга якын төрмә яный.

Чыганак "Кызыл таң"
Загрузка...

Бәйле

Добавить комментарий