Матбугат: гаиләдә коточкыч кайгы

Яшь хатынны һәм аның карынындагы баланы аерым җирләделәр.
Башкортстанның Чакмагыш районында  24 яшьлек кыз вафат булган. Ике айдан соң аның баласы туарга тиеш булган.
Гаилә өчен коточкыч кайгы бу, беркем дә булган хәлгә ышана алмый. Кыз Чакмагышта гадәти тормыш белән яшәгән, үз гаиләсен корган. Ире белән алар түземсезләнеп бала көткән. Табиблар күзлегеннән караганда, йөклелек гадәти рәвештә барган.
Узган атнада, йөклелекнең җиденче аенда Әлфия кинәт үзен начар хис итә башлый. Ул көчен югалта һәм күз алдында ук сүнә башлый. Борчылган туганнары кичекмәстән ашыгыч ярдәм чакырталар.
Кызны ашыгыч рәвештә район дәваханәсенә озаталар. Кызганычка каршы, баланы да, яшь хатынны да коткарып кала алмыйлар.
Булачак ананың кан тамырлары белән җитди проблемалары булуы ачыклана. Ул кичне аның тромбы өзелә, табиблар баланы коткару өчен операция ясарга тырыша. Ләкин икесенә дә ярдәм итә алмыйлар.

Чыганак "Кызыл таң"

Бәйле