Гүзәл Уразова көтүгә чыккан: «Чыбыркы-Илдарда, миндә-прәннек»

-- kadria
// Татар Тудей// Татар бүген//

Гүзәл Уразова көтүгә чыккан. Әле өйрәнчек кенә булганга күрә сыерларны ышанып тапшырмаганнар. 

Бу турыда ул үзенең инстаграм битендә язган.

«Бүген көтү чираты җитте.Берсенең дә вакыты юк ,үземә чыгарга туры килде. Баклашка белән чәй, пешкән күкәй, теге аерткан балны алдым, чыктым әле. Зуррак сыерларны ышандырмадылар, әлегә бозауларны өйрәнгечкә бирделәр. Әйбәт икән эссе булгач, күләгәдә качып кына яталар☺️
Кем көтү көткәне бар ? ✋ шушындый билге куй😀»

Инстачылар байтак кына комментарийлар язып калдырганнар.

«Кәҗә көтүен дә көттек,сыерныкын да! Элек көтүлар зур була торган иде! Басуларда иген! Игеннәргә кертергә берничек ярамый! Менә чабышасың! Игенгә кертмәс өчен! Кайтып булса иде балачакка, көтүен дә көтәр идем рәхәтләнеп, кайта торган юл булса!»

«Ахры фермерлыкка бөтенләй кереп китәсез 😢», — дип кайгыртып язган бер инстачы.  «Мин гел сезнен белэн булачакмын 😉», — дип җавап биргән Гүзәл.

«Көтәрсең көтү матур киенеп, кигәвен ашап бетерә😉», — дигән тагын бер инстачы.

 

 

Бәйле