Татарстанда пенсионер ханымны 390 меңгә алдыйлар

-- Лейла

Татарстанда пенсионер хатын-кыз, тупланган акчасын саклап калам дип, ялган банкирларга 390 мең сум акча күчергән. Бу хакта ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Яшел Үзәндә яшәүче 60 яшьлек хатын-кызга банктан дип шалтыратканнар. Ул ялган банкирлар әйтеп торуы буенча банкомат аша мошенникларның кесә телефоннарына 390 мең сум акча күчерә.

Караклар корбаны булуын аңлаган хатын-кыз полициягә мөрәҗәгать иткән.

Ялган банкирлар хатын-кызга шалтыраткан телефон номерлары караклыкның башка фактлары буенча да узуы ачыкланган.

Чыганак: Татар-Информ

Бәйле