Халыкны шаулатып паспортка үзгәреш кертмәкчеләр

//Татар Тудей// Татар Бүген//

Русия халкының паспортларында «милләт» графасы кире кайтырга мөмкин. Мондый идея белән Дәүләт Думасы депутаты Виталий Милонов чыгыш ясаган.⠀

Ул Минюст башлыгына да мөрәҗәгать иткән.
— Конституциядә без күпмилләтле халык, дип язылган. Күпмилләтле халык, ә беребезнең дә милләте юк, — дигән ул. — Һәм кайбер халык юкка чыкмасын һәм телләре саклансын өчен бу яхшы этәргеч булырга мөмкин.

Депутат, үзенең тәкъдиме аркасында, милләтләр арасында бернинди дошманлык та башланмаячагына ышана һәм бу яңалыктан беркем дә курыкмаячак, дип уйлый.

 

Чыганак: "Өмет" гәҗите сайты

Бәйле