Казанда 9 яшьлек бала коймада эленеп калган. Бу хәл пәнҗешәмбе, 13 август көнне, Пихтовая урамында булган.
Русия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча матбугат хезмәтендә билгеләп үтүләренчә, баланың кулы тимер чыбык белән тишелә һәм үзе коймага эленеп кала.
Яшь казанлының бәхетенә, аны узып баручылар күреп ала. Алар коткару хезмәтенә шалтырата.
Урынга оператив рәвештә ГТХМ хезмәткәрләре килә. Алар бензорез ярдәмендә тимер чыбыкны кисеп малайның кулын тартып чыгаралар. Баланы «ашыгыч ярдәм»гә тапшыралар.
Фото: ГУ МЧС РФ по РТ
Чыганак: НТР-24