Элвин Грей Куштау турында: «Тауны юк итү буенча документларга инде кул…»

-- Лейла

Бу көннәрдә инстаграмда артистларның Куштауны яклап куелган фотолары донья күрде. Күпләр Элвин Грейның бу хакта берни дә язмаганына аптырыйлар. Һәм нихаять Радик үз фикерен белдерә. 

«Куштау! Мине күп кеше «Куштау яшә!» дигән постлар язмауда гаепли. Ни өчен мин  үз фикеремне белдермим соң? Чөнки мин корбаннар булуын теләмим. Башкортстандагы халыкка бер шырпы төртү дә җитә, кабынып китәргә генә торалар. Бу хакта барлык кеше дә белә. Үземнең фикеремне аңлатырга тырышып карыйм.

Куштауны юк итү буенча документларга инде кул ике ел элек куелган. Ул вакытта бу хәл беркемне дә борчымады. Хәзер югарыдагылар арасында каршылыклар килеп чыкты. Шулар аркасында халык зыян күрергә тиеш түгел дип уйлыйм. Пандемия аркасында икътисад аяныч хәлдә. Ничектер моны хәл итәргә кирәк, ә Куштау республика бюджетына миллиардлар китерәчәк. Меңләгән эш урыны. Куштауны бирү бирмәү соравы инде күптән хәл ителгән. Хәзер шоу-бизнес артистлары бу хәлдән үзләренә хайп эшләмәкче булалар, проблеманың эчен белмиләр.

Мин дә Куштау яклы, ләкин аек акыл белән эш итәргә кирәк. Мин үзем бу сорауны хәл итүдә катнашырга әзер, ләкин Республика файдасына гына.  Хейтерлар мине сатлыкҗан дип атадылар, бу алай түгел. Мин туган илемне яратам, ләкин аек акыл белән эш итәргә кирәк», – дип яза Радик үзенең  инстаграмында.

Бәйле