ТНВ каналында “Манзара” тапшыруын алып баручы Ландыш Хөсәенова кичә унынчы катта ачык тәрәзә алдында басып торган 3-4 яшьлек баланы күргән. Бала белән нәрсә булып беткән?
Ландыш бу турыда инстаграм битендә язган:
“УФ, ЙӨРӘГЕМ… Кич. Кечкенә кызымны балалар бакчасыннан, олысын сәнгать мәктәбеннән каршы алып, кайтып барыш. Безнең өйгә җиткәнче, күптән түгел генә кулланылышка тапшырылган йортны узасы. Күрәм, каршында бер егет белән кыз әрле-бирле йөри. «Он же сейчас упадёт!» – ди кыз өскә карап. Мин дә карамакчы иттем… Һәм… йөрәгем «жу» итте! Иң өске катларның берсендә, киерелеп ачылган тәрәзә төбендә 3-4 яшьләрдәге бер малай басып тора иде. Ара-тирә ярты гәүдәсен чыгарып, тирә-юньгә карап ала, кулы белән тотына-тотынуын, әмма аның гомере кыл өстендә иде. «Мальчик, иди домой, иди к маме!». Малайның бездә эше юк, ул игътибар белән урамны, балалар мәйданчыгын күзәтә, ярты гәүдәсен чыгарган саен минем йөрәк табан астына «төшеп менә». Ул арада кызларыма анда карамаска кушам, моңа кадәр аста йөргән теге егет, сабый егыла калса тотарга дип,җайлырак урын эзли, бичаракай. Җәймә дә юк бит ичмасам! «Посчитайте, на каком он этаже, и крикните мне!» – дип, ишегалды эченә таба йөгерәм. «Десятый!» – дигән тавышны алып килә җил. Үч иткәндәй, ишегалды да бикле бит аның! Таңсылу кызым бер машинаның чыгарга җыенганын күреп,ачылган капканы тотып кала, һәм без эчкә үтәбез. «У вас есть ключи со второго подъезда?»-дип сорыйм каршыга килгән бер ирдән кабаланып. «Не-е-ет, а чё?» – ди абзый сузып кына. Мин ашыгып хәлне аңлата башлыйм. Шулчак мәйданчыктагы бер ир-ат: «Моя жена уже побежала туда, на 10-ый этаж,скоро сообщит родителям»,-диде. Без кабат теге якка йөгерәбез. Башта бер генә уй: «И, Раббым, исән калса ярар иде, гомере өзелмәгән булса ярар иде…» Без килеп җиткәндә, шактый гына җыела башлаган халык бертавыштан: «Уф, Слава Богу!» – дип куйды. Тәнемә җылы йөгерде. Димәк, өлгергәннәр, димәк, исән, Аллага шөкер! Өйгә кайтып кергәндә тез буыннарым, кулларым һаман калтырый иде. Көчкә тынычландым.
Бу язмам белән әти-әниләрне тагын бер кат кисәтәсем килә: зинһар, игътибарлы булсак иде, сакланганны саклармын дигән бит Ходай, сабыйларыбызны булдыра алганча саклый алсак иде! Аллаһы Тәгалә биргән балаларыбызны үзебезгә исән-сау үстерергә язсын!
P.S. Теге гаиләне белмәсәм дә, малайларының икенче туган көне белән котлыйм. Русча әйтсәк, «он родился в рубашке».
Чыганак: Шәһри Казан