Бездә чәкчәк ваклыгы, нечкәлеге белән аерылып тора. Токмач формасында пешерү өчен җәелгән, киселгән тасмаларны йорт токмачыннан бик аз гына киңрәк итеп кисәбез (аннан да нечкә булса, ватылачак), ә инде борчак кебек, түгәрәк чәкчәкләр пешерү өчен җәелгән камырны башта бер якка, аннан каршыга бик вак шакмаклар итеп кисәбез. Майда пешкәндә алар түгәрәккә әйләнә.
Бер зур поднос чәкчәк чыксын өчен камырны 10–12 йомыркадан әзерлибез. Ун йомырка алсак, шуның бишесенең агын-сарысын бергә, бишесенең сарысын гына алабыз. Миксер белән болгатабыз. Бераздан ярты бал кышыгы чәй содасы салып, кабат миксер белән болгатабыз. Без бу камырга тозны бик аз гына салабыз, кайчакта салмыйбыз да. Бу юлы инде токмач камырыннан йомшаграк итеп, камыр басабыз. 5 кечерәк җәем итеп җәябез. Аннан кисәбез һәм «Олейна» маенда пешерәбез.
Болгату өчен сиропны түбәндәгечә әзерлибез:
Бер йомыркага бер аш кашыгы исәбеннән, бу очракта ун йомыркага 200 грамм шикәр комы кушып кайнатабыз. Сүндереп, бераз суытып, ике тапкыр кайнатып алабыз. Болай эшләгәндә чәкчәк ялтырап тора. Әзер камырны салып болгатабыз һәм үзебезгә кирәк формада өябез.
Чәкчәк – Балтач төбәгендә (һәм анда гына да түгел – башка районнардан да заказлар күп) иң таралган, иң яратып ашала торган ризык. Атнасына 80–100әр йомыркадан чәкчәк пешергән чаклар була. Соңгы вакытта борчак формасындагы чәкчәкләргә заказлар күбрәк.
Гөлсинә Хәбибуллина язып алды
Чыганак: «Ватаным Татарстан» сайты
Фото: «Ватаным Татарстан»