Чүп кенә димәгез!..

-- Лейла

Чүп яндыруның нинди өстенлекләре бар? Болай эшләү, гомумән, дөресме?

1. Калдыклар саны кими
Чүп яндыру заводлары калдыкларны 95% ка киметә, ә каты калдыкларны 80-85%. Димәк, заводлар чүплекләрдән тулысынча азат итмәсә дә, чүп саклау өчен кирәк булган җирләр санын һичшиксез киметә. Швейцария, Дания, Япония кебек зур булмаган илләр өчен бу бик мөһим, чөнки чүплекләр зур җир мәйданнарын биләп тора.

2. Экологик яктан
Тикшеренүләр каты калдыкларны яндыру җайланмаларының чүплекләргә караганда әйләнә-тирә мохитне азрак пычратуын күрсәтте. 1994 елда АКШта суд тикшерүе вакытында үткәрелгән тикшеренү чүп-чар яндыру заводын төзү, полигон белән чагыштырганда, әйләнә-тирә мохит өчен уңайлырак булуын күрсәтте.
Тикшеренү күрсәткәнчә, чүплектә парник газлары, азот оксидлары, диоксиннар, углеводородлар һәм метаннан булмаган органик катнашмалар күбрәк бүленеп чыга. Чүплекләрдә шулай ук агулы химикатлар, җир асты суларының пычрануы атмосфера явым-төшемнәренә тәэсир итә.

3. Өстәмә электр энергиясе эшләү
Электр энергиясен җитештерү өчен кулланырга була, ул яндыру җайланмалары эше нәтиҗәсендә барлыкка килә. Бу технология җылылык һәм энергия системасын тулыландырып торырга сәләтле.

Чүп яндыруның начар яклары бар

1. Кыйммәт
Чүп яндыру өчен җайланма төзү кыйммәткә төшә. Чүп яндыру заводларын төзү һәм эксплуатацияләүгә чыгымнар чүплекләрне төзегәндә һәм эксплуатацияләгәндә күбрәк китә. Моннан тыш, чүп-чар яндыру предприятиесе квалификацияле персонал белән эшләүне таләп итә. Калдыкларны яндыру заводлары даими рәвештә техник хезмәт күрсәтүгә мохтаҗ, бу шулай ук чыгымнарны арттыра.

2. Әйләнә-тирә мохитне, табигатьне пычрата
Чүп янганда төтен барлыкка килә. Барлыкка килгән төтен составында углекислый газ, диоксиннар, канцерогеннар, тузан, авыр металл һәм азот оксиды бар. Бу газлар тирә як мохитне агулап торачак. Тикшеренүләр чүп-чар яндыру заводларында барлыкка килгән диоксиннар яман шеш китереп чыгара, дип исбатлый .
Шуңа да карамастан, газ чистарту технологияләре даими камилләшә бара. Заманча чүп-чар яндыру заводлары һавага бик аз агулы матдәләр чыгара дип аклыйлар.

3. Ләкин иң зур проблема әле киләчәктә
Чүпне яндыру чималны икенче кат эшкәртүгә ярдәм итми. Бу киләчәккә иң әйбәт стратегия түгел. Чөнки төп игътибарны чүп калдыкларын киметүгә һәм аларны эшкәртүгә бирергә кирәк. Күпчелек калдыкларны кабат кулланмыйча гына яндыру бары тик экономик зыянга китерәчәк, чөнки дөньяда чимал чикле. Барлык чүпне әкренләп яндырып газларга әйләндереп бару киләчәктә кешелекне глобаль чимал җитмәү проблемасына китереп куячак.

4. Һава торышы үзгәрү

Төтенгә фильтр җайланмаларының булуы углекислота чыгаруны туктата алмый, ул күктә парник эффекты үсешенең бер зур сәбәбе булып торачак. Чүп яндыру дөньяда климат үзгәрешенә бер сәбәп булып тора.

"Язмыш кочагы"
Загрузка...

Бәйле

Добавить комментарий