79 елдан соң кайту: татар солдаты җәсәден туган авылына алып кайттылар

Кайбыч районындагы Борындык авылы халкы чын мәгънәсендә тарихи вакыйга шаһитлары булды. 22 октябрьдә Бөек Ватан сугышында хәбәрсез югалган лейтенант, пулемет взводы командиры, татар солдаты Әбрар Җәләлиевны туган авылына алып кайтып җирләделәр. 1942 елда Калуга өлкәсендәге сугыш хәрәкәтләре вакытында һәлак булган 28 яшьлек улын Борындык авылы елап каршы алды.

4 сентябрьдә Калуга тирәсендәге казу эшләре вакытында Әбрар Җәләлиевның калдыкларын эзтабарлар таба. Медальонында аның кайдан булуы, кайчан да булса тапсалар, туган авылына алып кайтып җирләвен васыять иткән сүзләре була. Аның васыяте үтәлә. Туган авылына аның җәсәде, шәхси әйберләре кайтты.

Калуга өлкәсенең конкурентлы сәясәт министры урынбасары, эзтабар, хәрби тарихчы Лев Марченков — Борындык егетенең җәсәден тапкан кеше. Үзе дә әлеге табылдык турында сөйләгәндә күз яшьләрен тыя алмады ул.

— 4 сентябрьдә таптык, икенче көнгә туганнарына хәбәр иттек. Иң элек без аның шлемына юлыктык. Медальондагы язманың бөтен килеш сакланганын күргәч, бик шатландык.

Ул кәгазь канга буялган төсле иде. Шушы кәгазь кисәгенә ул энесенең дә исемен язып калдырган.

Һәлак булган очракта, ул бу хакта энесенә хәбәр итүне теләгән. Күрәсең, ул әлеге кайгылы хәбәрне әнисенә әйтүләрен теләмәгән, — диде эзтабар.

Әбрар Җәләлиевның туганы Роза ханым да бу хәбәргә сөенгән. Ышанмаслык, дулкынландыргыч яңалык була ул алар өчен.

— Эзтабар Лев Николаевич шалтыраткач, елап та җибәрдем. Туган ягына алып кайтып күмү өчен сезнең ризалык кирәк, диде. Әлбәттә, ризалаштык. Безнең өчен зур вакыйга, — диде ул.

Әбрар Җәләлиевнең сеңлесенең оныгы Ләйсән Медова әйтүенчә, Әбрар Җәләлиевка Советлар Союзы герое исеме биреләчәк дигән хат та килгән булган.

— Ул заманда аның артыннан йөрүчесе булмаган шул. Әбрар абыйның җәсәде табылуын белгәч, бик дулкынландым, шатландым һәм горурлык хисе тойдым. Ул пөхтәлекне ярата торган таләпчән нәселдән, шуңа да командир булгандыр. Әлеге эштә катнашкан кешеләргә зур рәхмәтебезне белдерәбез, — диде ул.

Сүз уңаеннан, Җәләлиевларның 5 ир туганы да сугышта катнаша. Берсе генә сугышны исән-имин кичеп кайта. Борындык авылында батыр Әбрарның исемен йөрткән урам да бар икән.

Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин әйтүенчә, бу көн Борындык авылы өчен хәтер көне буларак та истә калачак. Ул эзтабарларга рәхмәтен җиткерде.

Эзләнүләр вакытында табылган солдатның шәхси әйберләрен Әбрар Җәләлиевның туганнары Кайбычның «Туган якны өйрәнү музее»на тапшырды.

Солдат язмышы турында тулырак газетабыздан укый алачаксыз.

P.S.Язмышның кайчагында рәхимле булуы шушыдыр инде: солдат кайтуын туган ягы да көткән, диярсең! Үзе «узасы» авыл урамына күптән түгел генә ак таш түшәлгән булган.

Дөрес, көттереп кенә, соңарып кына кайту булды ул. Исән-имин, бөтен килеш булмаса да, кайтулары — тынычлык иңдерә. Әбрар Җәләлиевның да рухы шат, җаны тынычлангандыр инде хәзер.

Чыганак: https://vatantat.ru/2021/10/66335/

Бәйле