Чаллыдагы шартлауда гомере өзелгән Аделина Заһриева турында: «Кояш сүнде…»

Бу дүшәмбе Чаллы шәһәренең 48/20 йортында яшәүчеләрнең тормышын ике өлешкә бүлде. Унбиш подъездлы күпфатирлы торак йортның бер подъездында кичке сәгать бишләр тирәсендә көчле шартлау булды.

Дүртенче һәм бишенче каттагы дүрт фатир бер мизгел эчендә хәрабәгә әверелде. Шактый озак азаплана торгач, коткаручылар җимерекләр астында калган дүрт кешене чыгарды. Аларның берсе – 22 яшьлек Аделина Загриева хастаханәдә вафат булды, тагын өчесе авыр хәлдә реанимациядә ята.  

Ахыргача исәндер дип көттек  

Шаһитларның сүзләренә караганда, җимерекләр арасыннан Аделинаны бик озак чыгара алмаганнар. Шул мизгелдә вакыйга урынында булган хезмәттәшебез, «Реальное время» басмасы журналисты Сергей Афанасьев әйтүенчә, кызны хәрабәләр арасыннан чыгару өчен коткаручыларга якындагы агачны  кисәргә туры килгән. «Ул плитә астында 30 минутлап «мин монда» дип кычкырып ятты. Коткаручылар берөзлексез яндагы агачны кисте. Кич белән кисәк кенә минус 1–2 градуска кадәр суытты бит. Янда торган бер ир: «Ул монда өшеп тә үләргә мөмкин бит», – дип куйды. Әллә сүзләре рас килде, соңгы ярты сәгатьтә инде кызның тавышы ишетелмәде», – дип искә алды ул әлеге җан өшеткеч мизгелләрне.  

Җимерекләр арасыннан чыгаргач кызны тиз арада хастаханәгә озаталар. Ул клиник үлем кичерә. Әмма, табиблар ничек кенә тырышса да, яшь кызның гомерен саклап кала алмыйлар. Якыннары, танышлары Аделинаны яхшы яктан гына искә ала. «Без аның белән бер мәктәптә укыдык. Бик яхшы кыз иде», – ди аның турында танышы Динара Солтанова. «ВТ» хәбәрчесе «КАМАЗ» оешмасында Аделина белән бергә эшләгән Фәнзилә Җиһаншина белән дә элемтәгә керде. Мәрхүмә хезмәттәшенең исемен ишетүгә: «Якты кояшыбызны югалттык», – дип авыр сулады Фәнзилә ханым. Аделина бу оешмага өч ел элек эшкә килгән. Моңа кадәр запас частьлар тезүче  булып эшләгән 22 яшьлек кызны әле сентябрь аенда гына контролер итеп билгеләгәннәр. Яңа вазыйфада нибары өч атна гына эшләп калган ул. Ник дигәндә, авырып, «больничный»га киткән. Фаҗига булган көнне дә табибка барган, «больничные»н 28 октябрьгә кадәр озайтканнар.  

– «Ватсап»тагы үзебезнең контролерлар төркемендә фәлән йортта шартлау булган дигән хәбәр таралды. Аделинаның шул йортта яшәгәнен беләбез. Исән булса гына ярар иде, дип аңа берөзлексез шалтырата башладык. Әмма трубканы алучы булмады. Соңгы минутка кадәр кояшыбыз исәндер дип өметләндек, – ди Фәнзилә апа.  

Хезмәттәшләре Аделинаны эшне җиренә җиткереп башкара торган тырыш, бик пөхтә кыз иде дип искә ала. Олыны олы, кечене кече итә белгән. «Бүлмәгә кояш кебек елмаеп, ялт итеп килеп керә дә: «Пятерочка» выручаеет», – дип сузып, без – олы апаларына кәнфит ише тәм-том өләшә иде», – ди Фәнзилә апа күз яшьләрен яшермичә. Быел Аделина читтән торып югары уку йортына укырга кергән. Укуын тәмамлагач, дознаватель булып эшләргә хыялланган ул. Аделина хезмәт куйган «КАМАЗ» оешмасы җитәкчелеге мәрхүмәнең якыннарына матди ярдәм күрсәтәчәген әйткән.  

Шартлау булган йортта яшәгән Ивановларның ике улы да фаҗигадә зыян күргән. Әниләре Рамилә Иванованың сүзләренчә, шартлау вакытында алар дүртесе дә өйдә булган. 11 яшьлек төпчек уллары әти-әнисе белән башка бүлмәдә, олы уллары Женя йокы бүлмәсендә булган. Шартлау вакытында нәкъ менә йокы бүлмәсе җимерелгән. «Анда бар нәрсә ишелгән иде, үтеп керерлек түгел. Женя, Женя дип кычкырдык. Баштарак ул җавап бирмәде. Аннары үзенең тәрәзә янында икәнлеген әйтте. Аның ярты гәүдәсе тәрәзәдән чыгып торган булган. Улыбызны автобаскыч буйлап төшерделәр», – дип сөйләде Рамилә ханым. Хәзерге вакытта Женя авыр тән җәрәхәтләре белән реанимациядә ята. Табиблар аның хәлен авыр дип бәяли. Егетне Казанга күчерергә җыеналар. Ивановларның икенче уллары Артем да хастаханәдә. Әлегә ул шок хәлендә. Шартлаудан соңгы икенче көнне табибларга тагын бер кеше ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән. Аны амбулатор рәвештә дәваланырга җибәргәннәр. Фаҗига корбаннарының тагын берсе – 70 яшьлек Владимир Рочев шулай ук авыр хәлдә реанимациядә. Аны вертолетта Республика клиник хастаханәсенә китерәчәкләр.  

Өйләр селкенеп куйды  

Дүшәмбе кичен тетрәткән шартлау нәкъ менә шушы картның фатирында килеп чыккан да инде. Тикшерү комитетыннан алынган мәгълүматларга караганда, дүртенче каттагы фатирда бу ир-ат ялгызы гына яшәгән. Исерткеч эчемлекләр белән мавыккан, наркологта исәптә торган. 2010 елда  ул газдан баш тарткан булган. Шуңа күрә плитәгә килүче газ торбасына металл томалагыч куйганнар.  

Торак йорт шартлаганнан соң Чаллыда гадәттән тыш хәл режимы кертелде. Тикшерү комитеты әлегә фаҗигагә китергән өч сәбәпне карый. Күпфатирлы йорттагы шартлау газдан файдаланганда куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәү, газ белән тәэмин итү буенча сыйфатсыз хезмәт күрсәтү аркасында килеп чыккан булырга мөмкин дип фаразлана. Владимир Рочев өзелгән газ торбасын үзлегеннән генә тоташтырырга маташкан дигән фараз да бар.  Ник дигәндә, тикшерүчеләр картның фатирындагы газ торбасында тишек тапкан. Чаллы шәһәре буенча Тикшерү бүлеге башлыгы Евгений Викентьев сүзләренә караганда, хәзерге вакытта Россия Җинаять кодексының 238 маддәсе, 2 кисәге буенча җинаять эше кузгатылган.   Шартлау нәтиҗәсендә алты фатир җимерелгән, аларда 14 кеше яшәгән. Астагы өч катта урнашкан фатирларның тәрәзәләре чыгып очкан. Шартлау шулкадәр көчле була ки, хәтта күрше йорт диварларына кадәр селкенеп куйган.  

– Фаҗига булган йорт бездән юл аша гына урнашкан. Өйдә тыныч кына чәй эчеп утырганда, бишенче унбиш минутлар тирәсендә көчле шартлау булды. Хәтта өй селкенеп куйды. Балконга йөгереп чыктым. Бер әйбер күренми. Шуннан күршем шалтыратып, күрше йортта шартлау булганын әйтте. Куркыныч, коточкыч хәл. Кешенең эштән кайта торган вакыты. Үзебез дә шул юл буйлап  кибеткә, почтага барабыз. Балалар да шуннан йөри. Аллам сакласын! – ди каршы йортта яшәүче Гүзәл Шаһигәрәева.  

Шартлау булган көнне фаҗига урынына Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин да килде. Аның җитәкчелегендәге оператив штаб хезмәткәрләре фаҗига урынын тикшергәннән соң йорт подъездларына ишелү куркынычы янамый дип нәтиҗә ясады. Кичә шартлау булган урыннан 90 тонна җимерек калдыгы түгелгән. Татарстанның төзелеш министры урынбасары Ринат Абдуллин сүзләренә караганда, җимерелгән фатирларны торгызу өчен 2–3 ай вакыт таләп ителергә мөмкин.

Чыганак: https://matbugat.ru/news/?id=34834
Загрузка...

Бәйле

Добавить комментарий