Тумыштан бер күзе күрмәүче Лилия Мөхәмәтҗанова: Ялгыз яшәүне сайладым

Үзеңне ничек бар, шулай яратырга кирәк! Сабада яшәүче Лилия Мөхәмәтҗанова әнә шулай ди. Кызның тумыштан бер күзе күрми. Баштарак бу кимчелегеннән читенсенсә дә, үсә төшкәч, әнисенең киңәшләре аның фикерен үзгәртә. Кешедән оялмаска өйрәнә ул.

– Без гаиләдә – ике бала. Апам сау-сәламәт. Әти-әнием мине дә туганда сау-сәламәт дип уйлый. Тик тора-бара бер күземнең кылыйлыгына игътибар итә. Шуннан соң мине табибка күрсәтергә алып баралар. Ә алар бер күземнең тумыштан күрмәвен әйтеп бирә. Әни ышанмый әле, мине Казан табибларына күрсәтергә алып чыгып китә, – дип сөйли Лилия.

Башкала табиблары шул ук сүзне әйтә. Күзне дәваларга соң була инде.

– Әни дә, бер күзе бар бит, дип әйтә дә, өйгә кайтып китә. Дөрес, мәктәптә укыганда кимсетүләр, үртәүләр бар иде инде. Баштарак еласам да, аннары әнием еламаска өйрәтте. «Көчле бул!» – дип киңәш бирде. Кеше сүзенә карамаска кушты. Шуннан соң үз-үземне ярата башладым. Бер сүзгә дә исем китмәде. Киресенчә, мин кемнән ким дип яши башладым. Уйлап карасаң, дөрес тә бит. Аякларым йөри, кулларым эшли, бер күзем булса да күрә, – ди Лилия.

Кыз мәктәптә бик актив була. Ансыз бер чара да узмый. Кирәк икән сәхнәгә менеп җырлый, бии, спорт ярышларында катнаша. Бигрәк тә стена газеталарын чыгаруны ярата. Кайчак кыздан башкалар көнләшә дә әле.

– Мәктәпне бетергәч, Казан медицина көллиятенә укырга кердем. Анда да яхшы укыдым. Соңгы курста белем алганда Сабага практика узарга кайткан идем. Җитәкчелек, укуыңны тәмамлагач безгә кайт, эш урыны бар, дип озатып калды. Шөкер, туган ягыма кире кайттым. 16 ел инде бер урында хезмәт итәм, санэпидстанциядә эшлим, – ди ул.

Лилиянең тагын бер шөгыле бар икән. Ул бәйләргә ярата. Табиблар, күзгә артык авырлык китермәскә кирәк, дисәләр дә, Лилия аларны тыңламаган.

– Моннан ун ел элек бер хезмәттәшем миңа бәйләү үрнәге тотып кергән. «Моны ничек эшлисе икән?» – ди. Тоттым да бәйләп карадым. Шул көннән бирле шәлләр бәйлим. Баштарак дус-туганнарга бүләккә генә өләшсәм, хәзер заказ бирәләр. Шәлне кияүгә чыгучы кызлар, өлкәннәргә бүләккә алалар. Бер дә туктыйсым килми. Әнием телефон тотып утырсам да, компьютер ачсам да, орыша. Янәсе, күземне сакламыйм. Бер күзем булмагач, икенчесе тагын да яхшырак эшли бит, – ди ул. – Авыруым  гаиләбез өчен бер сынаудыр инде. Шуңа күрә язмышка үпкәләп булмый. Яшим бит. Кәгазьдә инвалид булып саналсам да, ул сүзне бөтенләй яратмыйм. Башкортстанда яшәүче Рөстәм Нәбиевне үземә үрнәк дип кабул итәм. Ике аяксыз килеш  сау-сәламәт ирләрне көнләштереп яшәп ята. Аңа соклануым чиксез.

Ирләр дигәннән, Лилия кияүдә түгел. Дөрес, кызга күз атучылар, очрашырга тәкъдим ясаучылар күп була. Әмма ул кемнедер бәхетсез итүдән курка.

– Авыруымны белә торып, ничек инде гаилә корасың?! Шуңа да ялгыз яшәүне сайладым. Әмма соңгы араларда юлымда мине яратырлык, ничек бар, шулай кабул итәрлек кеше очрый икән, нигә әле каршы килергә дип тә уйлыйм. Язмышыма ни язылгандыр, алдагысын белеп булмый, – ди ул.

Лилия әти-әнисе белән яши. Сәяхәт итәргә ярата. Иптәш тә кирәк түгел миңа, ди ул.

– Җәй көне теплоходта сәяхәт иттем. Кешеләр белән тиз аралашам. Дус табу кыен түгел. Күптән түгел ял йортына барып кайттым. Тормышта үкенмәслек итеп яшәргә тырышам. Зарланып утырсаң, зар күп ул. Акчаның да җитәсе юк, ялның да. Әмма шөкер итә белергә кирәк, – ди Лилия. – Тормышыбыз шулкадәр рәхәт бит. Дөньяны яратыр өчен бер күз дә җитә миңа!

Чыганак: https://vatantat.ru/2021/10/66953/

Бәйле