Илзидә Госман: «Кияүдә булуыма карамастан, тәкъдим ясадылар”

Татар эстрадасы җырчысы Илзидә Госман “Күз карашың”, “Айдарым”, “Төшләремә керә алан” һәм башка җырлары белән тамашачы күңелен яулады. Илзидә – талантлы, тырыш җырчы гына түгел, ачык күңелле, ихлас әңгәмәдәшче дә икән әле.

— Илзидә, үзегез белән таныштырыгыз әле.

— Мин Балык Бистәсе районы Югары Ырга авылында тудым. Биш балалы гаиләдә төпчек кыз булып үстем. Әти — механизатор, әни сыер савучы иде. Безнең өйдә җыр-моң беркайчан бетмәде. Барлык туганнарым җырлый, ике абый гармунда уйный. Шуңа кечкенәдән гел сәхнәдә, концертларда катнашып үстем.

— Сез һичшиксез җырчы булып тугансыз. Ни өчен укытучы һөнәрен сайлаган идегез? 

— Әти-әни җырчы булуыма каршы иде. Олы апа-абыйларга да, миңа да “артист кешенең тормышы юлда үтә, гаиләсе булмый” дигән сүзләр әйтелгәч, югары белемне укытучы буларак алдым. Биш ел укытучы булып эшләдем. Ләкин бу һөнәрнең минеке түгеллеген аңладым. Күңел гел җырга, сәхнәгә тартылды, мәктәптән киттем. 

— Илзидә, бернигә дә карамастан, хыялыңны тормышка ашырырга кирәк, дигән сүзләр белән килешәсезме?

— 100 процент килешәм!

— Вокалга кем өйрәтте?

— Миңгол абый Галиевтан бик күп вокал дәресләре алдым. Үземә репертуар туплап, җырлар яздырдым. Аннан соң радиога җырларымны бирә башладым.

— Тәүге тапкыр кайчан зур сәхнәгә чыктыгыз? 

— Зур сәхнәгә беренче җырларымның авторы Флюра Талипова концертларында чыктым. Бу 2014 ел иде. Аннан соң үз репертуарым, төркемемне туплап, 2015 елда сольный концертларым белән чыгыш ясый башладым.

— Сәхнәгә чыкканда, нинди хисләр кичерәсез?

— Сәхнәгә чыкканда, бер генә хис кичермисең. Анда зур бәхет тә, җаваплылык, дулкынлану да була. Сүзләрне оныту, көтелмәгән хәлдән курку хисләре дә кичерәсең. Ә тамашачы алдына чыгып жырлый башлауга, барысы да онытыла. Җырлау ләззәте генә кала.

— Көтелмәгән хәлләрнең булганы бармы?

— Бар, әлбәттә. Бер елны Чиләбе өлкәсенә Сабан туена бардым. Анда без — артистлар клубның икенче катында киендек. Киенү бүлмәсен эчтән бикләп, ишеген ача алмыйча бикләнеп калдым. Өске каттагы тәрәзәдән кычкырып, ачтырырга туры килде. Чак җитешеп җырлап кына кердем, минем белән барган җырчының документлары юкка чыгуы билгеле булды. Сабан туеннан соң, милиция бүлегендә йөреп үтте көн. Ул җырчыга вакытлыча белешмә алып, икенче көнне Казанга кайтырга поездга утырдык. Авылларда йөргәндә дә, көтелмәгән очраклар була. Бер егет сәхнәгә чәчәк бәйләме белән чыгып, кияүгә чыгарга тәкьдим ясады. Тормышта булуымны белмәгәндер инде, күрәсең.

— Сезнеңчә, иҗатыгызның үзенчәлеге нидә? 

— Тамашачыларым, социаль челтәрдәге язылучыларым сүзе буенча, тавышымны, моңымны башка җырчылар белән бутап булмый. Җырларны да бер композитордан, бер шагыйрьдән генә алмыйм. Төрле стильдә, төрле аранжировкада иҗат ителә алар. Тормышта сирәк яктыртыла торган, проблемалы темаларга багышланган җырларым да бар. Халык җырларын да бик яратып җырлыйм.

— Гаиләгез турында да сөйләгез әле.

— Мин – гаиләле. Улым, кызым бар. Улым җырларга яратса да, сәнгать юлыннан китмәде, IT өлкәсендә зур оешмада инженер-конструктор булып эшли. Кызым да башка өлкәдә белем алды. Ирем — төзелештә.

Чыганак: http://shahrikazan.ru/news/shou-biznes/ilzid-gosman-kiyad-buluyma-karamastan-tkdim-yasadylar
Загрузка...

Бәйле

Добавить комментарий