Россия хоккейчысы 25нче каттан егылып төшеп үлгән

Хоккейчыга 24 яшь булган.

Россия хоккейчысы Иван Биткин Мәскәүдәге йортларның берсеннән 25нче каттан егылып төшеп һәлак булган. Әлеге хәл бүген Хорошевское шосседагы йортларның берсендә була. Фаҗига урынына килгән табиблар хоккейчының үлүе турында хәбәр итәләр. Биткин Россиянең Югары хоккей лигасындагы чыгышлар белән билгеле. Ул «Торос», «Ценг Тоу», «Звезда» кебек командалар өчен чыгыш ясый, сакчы позициясендә лигада 83 уенда катнаша. Хоккейчыга 24 яшь булган.

Чыганак: http://shahrikazan.ru/news/kyiskacha-ya%D2%A3alyiklar/rossiya-khokkeychysy-25nche-kattan-egylyp-tshep-lgn

Загрузка...

Бәйле

Добавить комментарий