Хатын-кыз өендә сәер хәлләр булуы турында хәбәр итә.

Бу хакта ул «Вконтакте» социаль челтәренең «Сәер дөнья» төркемендә язып калдырган.

«Ике ел элек яңа йорт сатып алдык. Бик ошаган иде. Моңа кадәр биредә әби белән бабай яшәгән. Алар балалары янына шәһәргә күчеп китте, ә йортларын безгә сатты. Бу елны өйдә төрле хәлләр була башлады. Кайчак тик торганнан тәликәләр идәнгә килеп төшә. Мәчебез дә тик торганнан күренмәс нәрсәдер артыннан сикереп йөри.

Ә соңгы тапкыр төнлә өйдә кемдер ут яндырды. Торып карасам, өйдәгеләр барысы да йоклый. Шул хәлдән башлап бик тә шикләнә башладым.

Хәзер бу өйне сатарга уйлыйм. Аңлавымча, бу җен безне өйдә күрергә шат түгел…»

Чыганак: https://kiziltan.ru/articles/donja/2021-11-13/ebezd-en-yashi-2581976                                                                                     Фото: https://pixabay.com/ru

Бәйле