Алсу Фазлыева: «Матди яктан хатын-кыз иренә ярдәм итәргә тиеш»

Беренче карашка усалрак күренгән Алсу Фазлыева тормышта бөтенләй башка. Аның һәр әйбергә үз фикере бар. Әмма ул гадилеген югалтмаган. Сәхнә вәкилләре арасында бу сирәк күренеш…

Алсу, сез “Саф хисләр” кызлар төркемендә иҗат юлын башлаган кеше. Хатын-кызлар арасында дуслык буламы ул?
Бөтен күңелне биреп дус булырдай кешеләр юктыр ул. Сәнгать өлкәсендә дус булган кешеләрне күргәнем юк. Башка өлкәдә дусларыбыз бар. Бөтен серне дә сөйләп бетереп булмыйдыр, тик якын кешеләрем бар. Аларны мин бик күптән беләм. Озак еллар сыналган дуслык.

Ә ир-ат белән хатын-кыз арасында дуслыкка ышанасызмы?
Ышанам! Андый танышларым да бар. Хәзер без яшьләр белән бик күп эшлибез. Шактый егетләр-кызлар дус булып йөри.

Үз мәхәббәт тарихыгыз дуслыктан башландымы, әллә Азатка бер күрүдә гашыйк булдыгызмы?
Азат минем арттан бик озак йөрде. Алай әйтү дә дөрес түгелдер, 8 ай гына очрашып йөрдек. Тик бик каты йөрде артымнан. Беренче гашыйк булу алдаучан буладыр. Кешене гамәлләре аша сыныйсың. Әти-әнисе белән таныштырганнан соң “бирештем”. Ул бәрәңге казый торган вакыт иде. Мин шул эшкә эләктем.

Ә нәрсәсе белән җәлеп итә алды?
Апаларына мөнәсәбәте белән. Гомумән, ул бөтен туганнарына бик зур хөрмәт белән карый. Яхшы күңелле кеше. Әти-әнисенә нинди мөнәсәбәте булса, сиңа да шулай караячак дип уйлыйм.
Без студент вакытта өйләнештек. Әгәр дә әзергә чыккан булсам, минем өчен кадере дә аның кадәр булмас иде. Әти-әни торырга тулай торакта бүлмә алырга ярдәм итте. Бер-беребезгә диплом эшләре язып, бергә укып бетердек. Безнең гаилә тормышын башыннан ук белгән кешеләр бар нәрсәгә дә үз көчебез белән ирешкәнне белә. Әти-әниләребез дә байлар түгел. Шуңа бар нәрсә дә безгә кадерле.

Яшьли өйләнешкән парларга, үз тәҗрибәгездән чыгып, нинди киңәш бирер идегез?
Сабыр булырга, бер-береңне тыңларга дигән сүзләр баналь яңгырар, бәлки. Минемчә, икеңнең дә уртак хыялы булырга тиеш. Безнең бернәрсә дә юк иде, шуңа хыяллар күп иде. Торагыбыз, машина турында хыялландык. Сәнгатьтә дә үз урыныбызны булдырырга теләдек. Болар бик вак һәм озаклап ирешелә торган максатлар.

Хатын-кыз буларак, “йомшак” буласы килмиме?
Бәлки минем фикер белән бөтенесе дә килешеп бетмәс… Ләкин мин өйдә утыра торган яшь хатыннарны аңлап бетермим. Сине әти-әниең укыткан, яшьлегең, матурлыгың бар, энергияң, көчең бар. Тек, чик, үзеңә шөгыль тап, иреңә бераз булса да ярдәм ит. Матди яктан хатын-кыз иренә ярдәм итәргә тиеш дип саныйм. Тормышта төрле хәл булуы бар: ирне эштән кыскартырга мөмкиннәр, аяныч хәлләр килеп чыгуы ихтимал. Үземнең тирәдә шундый хәлләргә юлыгып, югалып калганнар, паникага бирелгән хатын-кызларны шәхсән беләм.
“Йомшак” булып, үз урыныңны белергә кирәк инде ул. Тик тормышта үзеңнең ныклы баганаң булуы мөһим.

Балаларыгызның бала вакытын күрми калганыгызга үкенмисезме?
Алардан бөтенләй  аерылып тормадым. Миңа җиңел булмады, арыла да иде. Тик безнең барлык эшләгән эшләребез алар өчен. Алар хәзер шуның җимешен татый.

Бала тәрбияләгәндә, әти-әни икесе дә бер фикердә булырга тиеш, диләр. Берсе сүккәндә, икенчесе якларга тиеш түгел…
Без Азат белән иң баштан ук сөйләшеп куйдык: мин орышканда ул кысылмый, ул орышканда мин сүз әйтмим. Безнең балалар бик мөстәкыйль. Эшебезгә бәйле рәвештә дә аларга шундый булырга туры килде. Укытучылардан да яхшы сүзләр генә ишетәбез. Өйдә булганда тәрбияне бирергә тырышабыз. Әби-бабайлар да үз өлешләрен кертә. Ярдәмчеләребез дә педагогик белемле, бик культуралы кешеләр.

Малайларыгызны сәхнәдә күреп булырмы икән?
Кечкенәсе әле җырлый, зурысының  инде җырлыйсы килми. Ул инглиз телен бик ярата. Олы улыбыз Аяз бик җаваплы кеше. Ул балалар бакчасында йөргәндә үк, иртән тора, юына, киенә һәм безне кереп уятып, мине бакчага илтегез дия иде. Хәзер дә шулай. Сәгать ничәдә ятса да, иртән 6.30 да ул инде уянган була.

Өйдә нинди телдә сөйләшәсез?
Бәләкәе рус балалар бакчасына йөрде, шуңа да русчаны күбрәк куллана. Ләкин без татарча сөйләшегез дип кисәтәбез. Без аларга үрнәк күрсәтергә тиеш, өйдә шуңа да татарча гына сөйләшәбез. Балаларыбыз татар лицеенда укый.

Әни кеше буларак, улларыгызның башка милләт кешесенә өйләнүен кабул итәр идегезме?
Әлбәттә, мин үз милләтебездән булган кешене теләр идем. Тик руслар арасында да төрле кешеләр бар, татарлар арасында да. Бу язмыш эше дип саныйм, шулай да үзебезнең милләттән булса, әлбәттә, сөенер генә идем.

Чыганак: http://shahrikazan.ru/news/intervyu/alsu-fazlyeva-matdi-yaktan-khatyn-kyz-iren-yardm-itrg-tiesh

Загрузка...

Бәйле

Добавить комментарий