Нәфесемне тыеп, сөяркәмнең балалары турында уйларга кирәк булгандыр

Яшь чак җүләр чак булгандыр инде, 21 яшемдә үземнән күпкә өлкәнрәк ир белән таныштым.

Үзенә каратыр өчен бик озак артымнан йөрде, ләкин кызыксындыра алмады. Чәчәкләргә күмде, кыйммәтле рестораннарга һәм сәяхәтләргә чакырды.
Артымнан тагылып йөрүләр үзенекен иткәндер, күрәсең. Аңа бик нык ияләштем, аннан башка тора алмаячагымны аңладым. Ул якында булмаганда, сагынып аңа шалтыратам, сәгатьләр буе гөрләшәбез. Ничә очрашсак та, бер-беребезгә карашып һич тә туймый идек. Күңелемдә хисләр өермәсе бөтерелде. Арабыздагы яшь аермасы да киртә булмады, миңа аның өйләнгән булуы мөһим түгел иде.

 Ул хатыннан китәргә вәгъдә итте. Мин бәхетле идем. Берникадәр вакыттан соң ул фатир алып бирде һәм без бергә яши башладык. Бу әкияти вакыт иде.
Хәтерлим, бер-ике ай бергә яшәгәннән соң, ишеккә шалтыраттылар. Өйдә бу вакытта үзем генә идем. Сөяркәмнең хатыны Нәфисә булып чыкты. Ул мине кире чигенер, дип уйлап, гаиләләрен таркатмас өчен үгетләргә килгән.
– Ике кечкенә улыбыз бар, аларны әтиләренән мәхрүм итмә, зинһар. Үзем өчен сорамыйм, шул балалар хакына гына, – дип, ишеккә сөялеп, күз яшьләренә буыла-буыла елады Нәфисә. Бары үзем турында гына уйлаганмындыр ул вакытта, бәхетсез хатынның хәленә керергә дә теләмәдем.
– Аны беркемгә дә бирмәячәкмен, – дип каты тордым.

Берникадәр вакыттан соң иптәшемнең сәерлекләрен сизә башладым. Ул “ычкынып китеп”, кулымнан тотып ала да, йөгерә башлый. Аннары үз эченә бикләнә һәм берничә көн бернәрсә турында да сөйләшмичә йөри.

Шулай ярты елга якын вакыт үтте. Хисләремнең ялгыш икәнен аңлый башладым, ә мин хыялланган гаилә бары хыялда гына булган. Ул элеккегечә романтик та түгел, ә эчпошыргыч һәм гел һәр нәрсәгә бәйләнә торган кешегә әйләнә барды. Моның белән яшәгәнче, ялгыз булуың мең артык, дип әйберләремне җыйдым да, әти-әнием янына кайтып киттем. Тормыш үз агымы белән ага бирде.

Ә алты елдан соң үземнең яшьтәшемә кияүгә чыктым. Бер-беребезне тулысынча аңлый идек, планнарыбыз һәм максатлар да бер булды. Кызыбыз, улыбыз туды.
 Иремә аягына басарга һәм үз бизнесын ачарга ярдәм иттем. Бик тиз арада эшләр гөрләп бара башлады. Кулга акча керде. Аның үз йортыбызны төзү хыялы бар иде, шуңа акча җыя башладык. Күп нәрсәдән баш тарттык, ләкин ни өчен көрәшүебезне төгәл белә идек.

Унике ел яшәгәннән соң, ирем нык үзгәрде. Аңарда кризис чоры башланды. Салкын караш, эштә соңга калулар, ял көннәрендә каядыр китеп югалулар. Соңрак иремнең сөяркәсе барлыгын белдем – аңа нибары егерме бер яшь иде. Йорт сатып алуга җыелган барлык акчабызны ирем сөяркәсенә туздырган. Аңа фатир алып биргән, яхталарда йөрткән, шәһәрнең иң кыйммәтле рестораннарында сыйлаган. Фатирын иң кыйммәтле җиһаз белән тутырган.

Бервакыт кыюлыгымны җыеп, мин аңа шалтыраттым. Аның бөтен гаиләбезгә төзәтеп булмаслык зыян китерүен аңлатырга тырыштым. Балаларыбызны ятим итмәскә чакырдым. Кайчандыр үзем әйткән сүзләрне ишеттем: мин аны яратам һәм үземнең мәхәббәтем өчен көрәшәчәкмен. Шул чакны теге сөяркәмнең хатыны исемә төште. Аның хәлендә калдым бит хәзер. Күпме хәсрәт китергәнемне хәзер генә аңлый башладым. Яңадан әти-әнием янына кайтып киттем.

Дөнья – куласа, бер әйләнә, бер баса, дигән сүз тикмәгә генә чыкмагандыр, күрәсең. Хәзер мин моны яхшы аңлыйм. Ул вакытта элекке сөяркәмнең хатынына күпме авырту, җан ярасы китергәнмендер, һәм ул нәрсә кичергәндер. Хәзер аннан гафу үтенергә телим. Тормыш миңа үзе җәза бирде. Моннан егерме ел элек мин моны аңламый, нинди авырлык китергәнемне белми идем. Минем өчен бу уен иде. Ярату уены.

Хак сүзләр. Кеше бәхетсезлегендә, бәхет төзеп булмый. Иң беренче нәфесеңне тыеп, сөяркәмнең балалары турында уйларга кирәк булгандыр.
Иремнең сөяркәсенә ачуланмыйм инде. Минем шикелле үк ахмак ул. Иремә дә үпкәм юк. Менә шул рәвешле аңарда урта яшьтәге кризис барлыкка килде. Бары үземә генә үпкәли алам. Чөнки, кылган гөнаһларның барсы да безгә кире әйләнеп кайта, ул дистәләрчә тапкыр арта.

Ләкин барлык әйтелгәннәрдән һәм баштан кичкәннәрдән чыгып, мин Нәфисәдән гафу үтенәм — кичер мине. Хәзер барысын да аңладым. Бу синең тормышыңны үзгәртмәячәк, аны яхшырак та, җиңелрәк тә итмәячәк. Ләкин чын күңелемнән гафу үтенәм. Мин үз бәхетемне башка кешеләрнең хис-тойгыларын исәпкә алмыйча төзәргә тырыштым. Ахыр чиктә мине ялгызлык һәм үкенеч хисе биләп алды. Гафу ит мине, Нәфисә…

Чыганак: http://shahrikazan.ru/news/yazmalar/nfesemne-tyep-syarkmne-balalary-turynda-uylarga-kirk-bulgandyr

Загрузка...

Бәйле

Добавить комментарий