“Апа белән икебезгә бер бала булса да исән калмады бит!”

Трамвайга Сания белән бергә 35-40 яшьләрдәге ханым килеп керде. 7-8 тирәсендәге бер малайны җитәкләгән. Менә шушы ханымны һәм баланы күргәч, Саниянең үз кызлары исенә төште. Хәер, аларның исеннән чыкканы да юк инде. Әгәр дә балалары исән булса, шушы ханым яшендә булырлар иде бит.

Сания инде берничә дистә еллар дәвамында җир астында яткан кызларын күңеле белән үстерә, күз алдына китерә….

…Бүгенге көндә гомер көзен ялгызлыкта үткәргән Сания яшьлегендә гаять чибәр, хезмәт сөючән, киң күңелле булса да, аның тормышы бик үк якты булмады. Балачагы авыр сугыш елларына туры килде. Әтисе сугыш кырында ятып калды. Тол калган әниләре ике кызын ялгыз канаты астында үстерде. Саҗидә апасы Саниядән бер генә яшькә өлкән. Шуңа күрә алар бер-берсенә иптәш, дус булып ачлыкны да, авырлыкларны да бергә җиңделәр, серләре дә уртак иде. 
Теләсә-нинди егетне үзенә каратырлык чибәр Сания янып торган коңгырт кара күзле, калын, кара озын чәчле, күкләргә ашкан озын керфекле булса, Саҗидә зәңгәр күзле, озын кара чәчле иде. 

Кызлар тормыш иптәшләрен дә бер үк шәһәрдән сайладылар, хәтта йортлары да бер урамда ук иде. Менә шудай башланып китте аларның тормыш юллары.

Саҗидә тормыш иптәшенә үзе кебек үк матур кыз бала бүләк итте. Бик көтеп алынган, кадерле бердәнбер кызларына Алия дип исем куштылар. 

Санияләр гаиләсендә исә бер-бер артлы ике кыз бала дөньяга килде. Кызларның зурысын Алсу, кечесен Гөлфия дип атадылар. Бер-бер артлы тезелешеп еллар үтте, кызлар да үсеп буйга җитте. Бер үк ата-ана балалары булса да, килеш-кыяфәтләре, холыклары төрле иде кызларның. Алсу йомшак күңелле, юаш, тырыш булып үсте. Тыйнак, шул ук вакытта егетләргә хас булганча батыр, тәвәккәл иде ул. 

Гөлфия исә бөтенләй башка төрле: төпчек кыз булгангамы, бик чая, үткер, шаян, кирәк чакта хәйләкәр дә булып үсте. 
Кызлар әниләреннән чибәрлекне, хезмәт яратучанлыкны алсалар, әтиләреннән төгәллекне, тырышлыкны сыйфат итеп алганнар. Әти-әнисенең бер-берсенә булган мәхәббәте, хөрмәте кызларына да йогынты ясамый калмагандыр. Алар бәхетенә башкалар көнләшеп тә, сокланып та карыйлар иде. 

Тормыш дигәнең гел бәхет-шатлыктан гына тормый шул. Көтмәгәндә, гаиләгә зур кайгы килә. Табиблар Саниянең тормыш  иптәшендә куркыныч авыру табалар. Санаулы көннәр эчендә ир сөйгән ярын тол, һәм ике кызын ятим калдырып, фанилыкка күчә.

Сания бик кайгыра, аеруча әлеге хәбәрне кызларына җиткерү авыр сынау була. Менә ике кызы да мәктәптән кайтып керәләр. Гөлфия, кечерәк булгангадыр инде, хәбәрне ишетүгә, елап әнисен кочаклап ала. Ә тыйнаклыгы эчендә сагыш яшеренеп яткан Алсу аңын югалтып егыла. Аны табиблар аңына китерәләр. Бу мизгелләрдә ниләр кичергәнен Сания үзе генә белә. 

…Җәй. Түзеп булмаслык эссе көннәр. Тормыш иптәше вафатына ике ел булды. Көннәр, еллар үтсә дә йөрәк яралары төзәлми, сыкрап, күңелне әрнетеп тора, сагындыра, юксындыра. Әмма кызларына моны сиздерми, күңеле тулы моң-сагыш булса да, алар белән бергә шаяра, уйный. Кече кызы Гөлфия 6нчыны, Алсу 8нче сыйныфны тәмамлады. Кызлар укудагы уңышлары белән дә әниләрен сөендереп тора. Саҗидәнең кызы Алия дә сеңелләре белән бик тату. Ул югары уку йортын тәмамлап, эшкә урнашты. Бәхете бар икән кызның, җәйгә ял биргәннәр. 

…Шулай уйланып кайта торгач, Сания тукталышны узып китә язган, сискәнеп китте. Трамвайдан төшеп, кибеттән ипи белән сөт алып чыкты, фатирына кереп ризыкларны өстәлгә куйды, чәй куеп җибәрде дә яңадан уйларына чумды ул…

…Сания белән Саҗидә, җәй кызуыннан файдаланып, кызлары белән бергәләп су буена киттеләр. Су коенырлар, кызынырлар, эссене җиңелрәк кичерерләр. Кызларның әле елгада су коенганы да юк.  Су буенда ял бик ошады, аеруча кызларга. Алар иртәгә дә килергә булдылар, ләкин өчесе генә, чөнки әниләренең эшкә барасы бар.

Иртәгесен әниләре, сак булуларын теләп, кызларны озатып калдылар. Ләкин Саниянең бәгырен көне буе ниндидер шик тырнады, борчылырга мәҗбүр итә иде. Шикләнүләре тиккә булмаган икән. Эштән кайтканына да байтак вакыт үтте, балалар һаман күренми. Төгәллектә сынатмаган кызлары өчен мондый хәл гайре табигый иде. Кояш сүрелеп, шәһәргә эңгер төште – кызлар һаман юк. Күршедә яшәүче дусты киңәше белән хокук сакчыларына хәбәр итәләр…

Сания Алия һәм Гөлфиянең яр буенда яткан киемнәрен таный. Әмма олы кызының киемнәре юк. Алсуны шунда ук табып алалар, тездән булган тирәнлектә озын чәчләре тиеп китә эзләүчеләрнең аягына. Табиблар әйтүенчә, сеңлесе белән икетуган апасының суда батуын күргән кызның йөрәге түзмәгән. Алсуның берничә көн элек кенә сөйләгән төше хәтергә килә:
– Әни, мин бүген төш күрдем, имеш, көләм дә көләм икән. Шулай көлә-көлә үзебезнең балконнан җиргә сикердем… 
Ә төшне яхшыга юрыйлар да оныталар… Шул төшкә игътибар иткән булсамчы, дип өзгәләнә ана. 

Алсуны зиратка алып китәргә җыенганда гына судан Алия белән Гөлфияне дә табып алалар…

…Кәнәфигә утырган килеш Сания күз яшьләрен сөртте. Кайгы адәм башыннан йөри шул. Апасы Саҗидә белән әнисенең ялгыз канаты астында үстеләр. Кышкы чатнама салкында ирен, түзеп булмаслык җәйге эссе көндә кызларын югалтты ул. Иң авыры – бала хәсрәте икән. “Апа белән икебезгә бер бала булса да исән калмады бит!”, – дип үкседе ул. 

Чыганак: http://shahrikazan.ru/news/әy-yazmyish/apa-beln-ikebezg-ber-bala-bulsa-da-isn-kalmady-bit

Загрузка...

Бәйле

Добавить комментарий