«Мин – өйләнгән ирнең сөяркәсе…»

Мин – өйләнгән ирнең сөяркәсе. Без танышканда, аның өйләнгәнен белмәдем, андый уй башыма да килмәде. Бу сер миңа бер елдан соң гына ачылды.

Безнең очрашулар кайда гына булмады – кунакханә, сауна, минем фатир. Ә менә өенә беркайчан да чакырмады. Шул вакытта шикләнеп куйган идем, ләкин ышанасым килмәде, дөреслекне белүдән курыктым. Бераздан соң сер йомгагы барыбер чишелде. Ул өйләнгән булуын үзе сөйләп бирде. Төне буе елап чыктым, икенче көнне хәтта эшкә дә бара алмадым. 

Бер көннән соң аңа: “Безгә аерылышырга кирәк, гафу ит”, — дип смс яздым. Ул каршы килмәде, ризалашты. Тик көннәр узган саен аннан башка яши алмавымны ныграк аңладым. Бер атнадан кабат смс яздым: “Мин синнән башка яши алмыйм, акылдан язам”. Ул килде. Шулай итеп, барысы да яңадан башланды…

Мин барысын да ничек бар, шулай кабул иттем. Яраткан кешемнең хатыны янына кайтып китүенә сабыр гына түздем. Әмма ул хатын төшләремә кереп яный башлады. Кайвакыт үземне күрә алмас дәрәҗәгә җитәм. Башка шәһәргә күченеп китәсем, югаласым килә. Ләкин сөйгәнем килеп кочаклап үбә дә, барысы да онытыла. 

Еш кына кичләрен үземне кызганып елыйм. Миңа 25 яшь кенә бит әле. Гомеремнең чәчәк кебек чагы узып бара. Ул кеше белән киләчәгебез юк икәне көн кебек ачык. Тик мин аны үлеп яратам. Без бергә булганда, бар дөньямны онытам. 

Күптән түгел ул миндә булганда, хатыны шалтыратты. Көндәшем сизенә бугай, чөнки телефон бертуктаусыз шалтырады. Сөйгәнемнең моңа бик нык борчылуын күргәч, аны хатыны янына кайтарып җибәрдем. Ә үземнең йөрәгем өзелеп төшә дип торам. 

Менә шундый кыен хәлдә мин. Араларны өзәргә кирәк, әмма бу адымга барырга кыюлыгым җитми. Теге чактагы кебек кабат смс язырмын да, ул килеп җитәр һәм барысы да яңадан башланыр дип куркам. Ничек яшәргә? Зинһар киңәш бирегез.

Чыганак: http://shahrikazan.ru/news/әy-yazmyish/min-ylngn-irne-syarkse

Загрузка...

Бәйле

Добавить комментарий