Блогер Илүсә: «Уйнап кына башлаган мөнәсәбәтләребез мәхәббәткә әйләнде дә куйды» [видео]

-- Лейла

Тумышы белән Мамадыш районыннан булган, бүгенге көндә Казанда яшәүче блогер Илүсә Фәләхова олы шатлыгы белән уртаклашты.

Баксаң, аның йөргән егете, шулай ук блогер Раушан «яратам» дип әйткән.

— Сезнең күз алдыгызда башланды безнең мөнәсәбәтләр. Баштан бу уен гына иде, дөресен әйтәм. Нәтиҗәдә без бер-беребезгә гашыйк булдык. Бер-беребезгә булган хисләребез турында әйттек. Бу турыда мин хыялланырга да курка идем. Барысы өчен дә рәхмәт. Мин сине яратам! — дип яза блогер Илүсә.

Бәйле