- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
- Viber
- Skype
- Telegram
Тумышы белән Мамадыш районыннан булган, бүгенге көндә Казанда яшәүче блогер Илүсә Фәләхова олы шатлыгы белән уртаклашты.
Баксаң, аның йөргән егете, шулай ук блогер Раушан “яратам” дип әйткән.
– Сезнең күз алдыгызда башланды безнең мөнәсәбәтләр. Баштан бу уен гына иде, дөресен әйтәм. Нәтиҗәдә без бер-беребезгә гашыйк булдык. Бер-беребезгә булган хисләребез турында әйттек. Бу турыда мин хыялланырга да курка идем. Барысы өчен дә рәхмәт. Мин сине яратам! – дип яза блогер Илүсә.