Италиядә яшәүче милләттәшебез Алия Солтанова: «Шулай ерак китүемә бер дә үкенмим!»

-- Лейла

Кайда гына яшәсәләр дә, милләттәшләребез җәмгыятьтә үз урыннарын табалар. Чит телләрне дә өйрәнәләр, менә дигән итеп эшлиләр дә, әмма туган телләрен онытмыйча, Ватаныбыз белән горурланып яшиләр. Шундыйларның берсе – Алия Солтанова. Ул Италиядә гомер кичерә. Алия ханым гади, зәвыклы, ихлас. Әңгәмә башында ук: «Миңа син дип эндәшерсең, ул дуслыкны ныгыта, араларны якынайта», – дип искәртеп куйды. 


– Алия ханым, тумышың белән син кайсы яктан? Италиягә нинди җилләр илтеп җиткерде?
– Мин Чакмагыш районының (Башкортстан республикасы) Яңа Бәшир авылында туып-үстем, аннары Уфада яшәдем. Иҗатка, сәнгатькә, шигърияткә гашыйкмын. Риэлтор булып эшләдем. Бер вакыт Италиядән кайткан бер ханым белән күрешеп, аралаштырга  туры килде. Бу очрашу минем язмышымны үзгәртте. Ул бу ил турында шундый матур итеп сөйләде һәм миндә дә шунда китү теләге туды. Энемнең хатыны да шунда яши иде.  Улларым белән киңәшләштем дә, тәвәккәлләп юлга чыктым. 2012 елдан бирле Италиядә гомер итәм, килгәнемә бер дә үкенмим. 
– Анда килеп төпләнгәч тә иң элек нәрсәләргә игътибар иттең?
– Италия ул – тарих. Килгәч тә Помпейга барып, шаккаттым. Мондагы кичерешеләрне тоярга, матурлыкны үз күзләрең белән күререгә кирәк. Биредә түрәләр халык яклы. Мин илемә дә шуны телим. Рәсәй зур, бай дәүләт. Халкы белән бергә, бер фикердә, бер дулкында булсын иде.  
– Ауропа илендә яшәсәң дә, син туган телебездә иҗат итәсең.
– Кипрда яшәүче Алсу ханым, чит илләрдә яшәүче татарлар арасында иҗади бәйге оештырган иде. Мин шунда үзенчәлекле шигырь тәкъдим итәргә булдым. Бөтен дөньяны яулап алган коронавируска багышлап, «К» хәрефенә башланган сүзләрдән такмаклар язып җибәрдем. Иҗат җимешем белән бәйгедә призлы урын яуладым. Диплом белән бүләккә ия булдым. 
– Италиядә татарлар күпме? Аралашып яшисезме? 
– Монда Татарстан, Башкортстаннан тыш, илебезнең башка төбәкләреннән дә килеп гомер итүче татарлар күп. Римда татарларның ассоциациясе бар. Бергәләшеп төрле чаралар үткәрәбез. «Үлемсез полк»та катнашабыз, дини бәйрәмнәргә мөселманнар күп җыела. Гыйбадәт кылыр өчен мәчет кебек урыныбыз да бар, дөрес биредә алар бездәге кебек затлы, матур түгел. 
– Россиядә еш буласың, Италиядәге бәяләр безнеке белән чагыштырганда нинди?
– Белгәнгезечә, монда акча берәмлеге – евро. Безнең өчен мондагы бәяләр кулай. Яшелчә, җиләк-җимеш арзан. Ел буена җылы һава торышы булгач, фатир өчен түләү дә күп түгел. Бездә иң салкын вакытта да температура +5, +8 градусны тәшкил итә. Италиягә кешеләр күбесенчә эшкә килә бит. Алар әби-бабайларны тәрбиялиләр. Аларның өендә бушка торалар, бушлай тукланалар. Хәтта юыну әйберләре, халат кебек кирәк-яракларны да алып бирәләр, чирләп киткән очракта үз хисапларына медицина ярдәме дә күрсәтәләр. 
– Әгәр алар алган ризыкны яратмасаң…
– Син яратканны алып бирәләр.
– Син ни белән шөгыльләнәсең?
– Мин итальян кешесенә кияүгә чыктым. Шуның 98 яшьлек дәдәсен карыйм. Ул полиция башлыгы булып эшләп, лаеклы ялга чыккан. Хәзер дә зирәк, акыллы, хокук сакчылары һаман да киңәш сорап киләләр үзенә. Мин иртәнге 8дән кичке 5кә кадәр аның янында булам. Ашатам, даруын бирәм…
– Телне өйрәнү авыр булдымы?
–  Беренче елны җиңел булмады. Шөкер, минем тырышлыгым җитәрлек, хәтерем дә яхшы. Акрынлап, үзлегемнән өйрәндем. Җирле Неаполь телен дә беләм. Мин башта сөйләшә алмый торган әбине карадым. Анда тел белү кирәкмәде. 
– Дусларыгыз кунакка киләме?
– Пандемиягә кадәр еш килделәр. Уфадан композитор Лилия Вахитова килеп китте. Итальян телендә җырлап, биеп, мин карый торган кешеләрнең күңелен күрде. Сеңлемнең дә килгәне бар. Алар үзләренә кирәкле сүзләрне язып җибәрәләр дә, мин тәрҗемә итәм. Шулай итеп кунакларым миннән башка да Италиядә йөреп, кирәк әйберләрен үзләре алып кайта иделәр. 
– Туган ягыңда иҗат кичәңне үткәргәнсең икән.
–  Әйе, шигырьләремә язылган җырлар бик күп. Аларны башкаручылар, иҗатташ дусларым белән бик матур кичә уздырдык. 
– Җырларыңны кайсы җырчылар башкара?
– Зәйнәп Фәрхетдинова, Фәдис Ганиев, Лилия Вахитова, Эльмира Сөләйманова, Роза Мостафиева һ.б. Мин җырларыма канат куйган өчен аларга бик рәхмәтлемен. Композитор Зиннур Сафиуллин белән иҗади элемтәдә торабыз. Иҗатташ дусларымның барсына да рәхмәт, мин алар белән рухланып, горурланып яшим.
– Италиянең вокал мәктәбен тәмамлаган, данлыклы милләттәшебез, җырчы Рафис Хөснетдинов белән арлашасыңмы?
– Әлбәттә, ул бит минем якташым да әле. Бик рәхәт, җайлы кеше, талант иясе. Гел аралашып торабыз. Аның белән бергә моннан 3 ел элек Римда татар концерты куйдык. Анда Татарстанның халык артисты Зөһрә Сәхәбиева чыгыш ясады. Рим халкы татар җырларын шаккатып, милли аһәңне яратып тыңлады. Бу безнең милли горурлык хисен тагын да арттырды.
– Чит илгә китүең очраклы булдымы? Үкенмисеңме?
–  Кечкенә чакта чемоданга кием-салым, кульяулык кебек кирәк-яракларны тутырып, бушатып уйнарга яратканмын. Нәнәем шул вакытта ук: «Гел чемодан җыясың, бәлки бик ерак китәрсең», – дигән. Язмышыма шулай язылгандыр инде, әмма киткәнемә бер дә үкенмим.
–  Аларның ризыклары да безнеке кебек түгел бит? Ияләшү авыр булмадымы?
– Монда төп ризыклар – токмач белән балык. Токмач ашый-ашый туйгач, акрын гына үзебезнең милли ризыкларыбызны да пешерә башладым. Италиядә ризыкны кайнар килеш кенә ашыйлар, җылытып ашау юк. Экономия максатыннан, һәрнәрсәне үлчәп кенә әзерлиләр. Пицца иле булса да, бездәгесе тәмлерәк, чөнки монда бу ризыкның камырына өстенлек бирәләр. 
– Италия халкына нинди сыйфатлар хас?
– 9 ел яшәү дәвамында караңгы чырай күрмәдем, әшәке сүзләр ишетмәдем. Монда кунакчыл, нечкә күңелле, ярдәмчел кешеләр яши. Биредә байлар белән ярлылар арасында аерма юк: барысы да игътибарлы, һәрвакыт булышырга әзер торалар. Ярдәм кирәк булса, затлы машинада йөрүче бай кеше дә сиңа булыша, хәтта  кирәк урынга илтеп тә куя. Шуңа күрә җир шарының төрле почмакларыннан бирегә килеп, эшкә урнашалар да инде. 
– Италиядә балаларны ничек тәрбиялиләр?
– Монда ятимнәр йорты юк. Балаларны Аллаһы Тәгаләнең бүләге итеп кабул итәләр. Сөеп-яратып тәрбиялиләр.  
–  Коронавирус Италияне дә читләтеп узмады. Бүген анда бу чиргә бәйле вәзгыять нинди?
– Бу чир аркасында Италиянең Себер ягы бик зур югалтулар кичерде. Вакцинаны бар халык берьюлы ясаткач, хәлләр яхшырды. Этеш-төртеш, мәҗбүри чикләүләр юк. Дөрес,  грин пассыз (куар-код) кертми торган урыннар бар. Социаль челтәрләрдә Россия халкының моңа бәйле ямьсез күренешләрен: тиргәш, талашны күреп оялып та куям. Безнең Ариенцо шәһәрендә бар кеше, шул исәптән мин дә вакцина ясаттык. Аллаһка шөкер, зыяны булмады. 
–  Гаиләң белән дә таныштыр әле.
–  Улым – Урал. Ул инде өйләнде. Кече улым Таһир әлегә тиң ярын тапмады. Әнием генә авылда ялгызы яши. Аллаһка шөкер, әлегә үз көнен үзе күрә. Улларым кайтып булышалар. Без 6 бала үстек. 4 ир туганым вафат инде, сеңелем белән икәү калдык. Әнине карау күбрәк аның өстендә. Әнигә күршебез Тәслимә ханым да ярдәм итә. Мин әнием белән видео аша сөйләшеп торам. 
– Туган яклар сагындырамы?
– Әлбәттә. Замана технологияләре бу хисне киметергә мөмкинлек бирә. Урамда каен күрсәм дә, төзелеп киткән Россия урманнары күз алдына килә… Минем барлык документларым да бар. Теләгән вакытта кайта алам, әмма минем монда яшисем килә.
 

Әңгәмәдәш – Зөлфия ГАЛИМ

Тулырак: http://shahrichalli.ru/news/ni-khllrd/aliya-soltanova-italiyag-kitknem-ber-d-kenmim

Бәйле