Яңа ел каникуллары 1 февральгә кадәр озайтыламы?!

Интернет киңлекләрендә Яңа ел каникуллары 1 февральгә кадәр дәвам итәчәк, дигән мәгълүмат таралды. Имештер, Россия Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы шундый мөмкинлек хакында фикер алыша.

Яллар әлеге дә баягы, коронавирус инфекциясе таралуга бәйле озайтылырга мөмкин.

Өстәмә ял көннәренә шул кадәр ияләшеп беттек бугай инде, үзебез уйлап чыгарган әйбергә үзебез үк ышанып, план кора башладык төсле. Исегезгә төшерегез әле, илдә коронавирус йоктыручылар саны 40 меңгә якынлашканда да яллар берничә көн генә булды. Алары да бәйрәм көннәрен кертеп. Ә хәзер көн саен вирус йоктыручылар саны 32 мең тирәсе.

Әле бит Яңа елны быел рәсми рәвештә 31 декабрьдән бәйрәм итә башлыйбыз. Ул ун көнен дә өйдә ничек түзеп бетерәсе булыр?!

Халык каникуллар озынайтылырмы дип хыялланып йөргәндә, кайбер чиновниклар киресенчә, булганнарын да кыскартырга кирәк дип саный. Сәбәбен алар халыкның бәйрәм уңаеннан “запой”га китеп эчүен атый. Янәсе, 3 гыйнварга кадәр ял иткәч җиткән. Бер яктан алар хаклы да кебек. Икенче яктан, Кремль инде ничә ел дәвам иткән традициягә тугры калу яклы.

Ял итәргә ярата бездә халык, сүз дә юк! 2022 елда гына да шимбә-якшәмбеләр белән бергә, бәйрәм көннәрен исәпләп, 118 көн ял туры килә. Бу бит 4 ай дигән сүз! Моңа тагын бер ай эштән бирелә торган ял да өстәлгәч (кемнеңдер ул 45 көнгә тула) шактый артып китә түгелме?

Сүз уңаеннан, революциягә кадәр Россиядә ял һәм бәйрәм көннәре шул чама булган. Әмма анда хәзерге кебек сәяси бәйрәмнәр түгел, христианнарның чиркәү бәйрәмнәре билгеләп үтелгән.

Кызык, әмма эш сәгатьләре буенча санасак, Россия халкы ялкаулар исемлегенә һич кенә дә эләкми! Безнең ил хаклы атнасына 40 сәгать эшли дип санасак, барлыгы 1980 сәгать тир түгә икән. Бездән алда Чили, Греция, Көньяк Корея, Коста-Рика, Мексика гына бара. Алар ел әйләнәсенә 2250 сәгать чамасы хезмәт куя. 

Чыганак: http://shahrikazan.ru/news/yazmalar/yaa-el-kanikullary-1-fevralg-kadr-ozaytylamy

Бәйле