«Безне кышын карга чыгарып утырталар иде»»

Балалар йортында тәрбияләнүчеләр ниләр кичерә?

Русиядә ел саен балалар йортлары өлкәннәр тормышына 20 меңгә якын кеше чыгара. Аларның 40 проценты төрмәгә эләгә, шул кадәре үк сукбайга әверелә һәм 10 проценты үз-үзенә кул сала.

Алдагы көннәрдә балалар йортында тәрбияләнгән берничә кешенең язмышы турында язарга булдык.

«Әтиемне бөтенләй белмим. Әни эшкә сәләтле түгел иде, аңа мине тугач та бирмәгәннәр. Мине шунда ук балалар йортына җибәргәннәр. «Әни» сүзен мин аңламый идем, һәм ул үлгәч тә мин югалтуны сизмәдем.

Мин үземнең балачагымны начар хәтерлим. Әмма аерым фрагментлар хәтергә сеңгән.

Безне «экзотик» рәвештә тәрбияләделәр. Ниндидер шуклык өчен сабыйларны кыш көне трусиктан гына урамга чыгаралар һәм һәм карга утырталар иде.
Ә җәй көне мондый җәза — кычыткан. Хәтерлим, бервакыт башымны кер юу машинасына да тыктылар.

Әгәр бала төнлә «кече йомышын» урын-җир өстенә үтәсә — аны җәзалыйлар. Кич буе эчәргә бирмиләр, коры клеенка өстенә, яисә кычыткан өстенә йокларга салалар. Юеш булып уянсаң, кыйныйлар иде.

Әле дә хәтеремдә, коридор буйлап йөгереп йөргәндә стаканны төшереп җибәрдем. Моның өчен мине ни көткәнен белгәнгә, үксеп елап җибәрдем һәм ыштанымны пычраттым. Тәрбияче, ярсып, мине юыну бүлмәсенә алып керде. Барган чакта муен тамырларын кысты, һәм шунда мине юып, мыскыллап, бер үк вакытта кыйнавын дәвам итте.

5 яшьтән соң мине башка балалар йортына озаттылар. Анда «дедовщина» чәчәк ата иде.
Тәртип бозучыларны «дед»лар тәрбияли иде. Алар безне тәннәрдә эзләр калмаслык итеп кыйный иде. Кайберләр балалар йортында сабыйлар ирекле дип уйлый. Бу дөрес түгел. Мәктәптән тыш вакытта без бикле капкалар артында яшәдек.

Мин ирек турында хыяллана идем. 18 яшьне бик көттем. Ветеринар булам дип хыялландым, чөнки терлекләрне ярата идем.

Гаиләнең нәрсә икәнен фильмнардан һәм китаплардан гына укып белә идем. Һәм миңа анда барысы да гади кебек күренә иде.
15 яшьтә мин гаиләгә эләктем. Күзаллауларым өлешчә акланды, әмма барысы да түгел. Мәсәлән, әти-әни белән дус булып булмаганлыгын, алар белән субординация сакларга кирәклеген аңладым. Ә тагын — укырга кирәк.

Гаилә ярдәмендә киләчәк турындагы хыялларымны үзгәрттем. Мәсәлән, ветеринар эшенең асылын аңладым, физика белән мавыга башладым. Ә 11нче сыйныфта финанслар белән кызыксындым. Хәзер мин финанс университетының беренче курсында укыйм.

Миңа кеше белән аралашу авыр иде. Таныша, сөйләшә белмәгәнлектән бик нык газапландым. Студент булгач, барысы да үзгәрде. Хәзер инде дусларым да күп», — дип язган социаль челтәрләрдә бер егет.

Чыганак: https://kiziltan.ru/articles/obchestvo/2021-12-15/bezne-kyshyn-karga-chygaryp-utyrtalar-ide-2620798

Бәйле