Балага кагылган өчен — 15 ел!

Башкортстанда туып-үскән ирне кечкенә үги кызына карата сексуаль гамәлләр кылган өчен хөкем итәләр.

Бу хакта Архангель өлкәсе һәм Ненец автономияле округы буенча Тикшерү комитеты хәбәр итте.

Суд ачыклаганча, 34 яшьлек ир 2014 елдан 2020 елга кадәр туган республикасында һәм Архангель өлкәсендә кечкенә үги кызына эротик фотолар күрсәткән һәм, кыйнау һәм балалар йортына җибәрү белән куркытып, аңа карата сексуаль характердагы гамәлләр кылган. Сабыйның 11 яшьлек дус кызы бер эпизодның шаһиты булган, ул бу хакта әнисенә сөйләгән.

— Бала әнисенең хокукка каршы гамәлләре турында сөйләгәч, тегесе зыян күргән кызның әнисенә әйткән, хатын хокук саклау органнарына гариза белән мөрәҗәгать иткән, — диләр Тикшерү комитетында.

Нәтиҗәдә, иргә карата сексуаль характердагы көчләү гамәлләре турында җинаять эше кузгатылган. Ул 15 елга катгый режимлы колониягә хөкем ителгән.

Чыганак: https://kiziltan.ru/articles/donja/2021-12-19/balaga-kagylgan-chen-15-el-2626109

Бәйле