Олег Газмановны төрмәгә утыртачаклар диләр…

Күренекле артист нәрсә эшләгән?

Россия киңкүләм мәгълүмат чаралары хәбәр итүенчә, совет һәм Россия эстрада җырчысы, композитор, шагыйрь, актер, продюсер, Россиянең халык артисты Олег Газманов ике продюсерлык компаниясе белән җитәкчелек итә.

Имеш тә, соңгы елда ул алар буенча салымнарны түләмәгән һәм компанияләр банкрот хәлендә. Концертлар булмаганлыктан артист акча эшли алмаган. Җитмәсә, салым бик күп җыелган диләр. Шуңа күрә артистка карата җинаять эше дә ачылырга мөмкин.

Әмма кичә артист бу хәлгә ачыклык керткән. Ул үзенең социаль челтәрендәге сәхифәләрендә хәбәр итүенчә, аның барлык компанияләре уңышлы эшләп килә. Закон бозу факты булмаган һәм салымнар вакытында түләнгән. Шуңа күрә артист ниндидер имеш-мимешләргә ышанмаска чакыра.

Чыганак: https://kiziltan.ru/articles/kultura/2021-12-21/oleg-gazmanovny-t-rm-g-utyrtachaklar-dil-r-2628840

Бәйле