Элвин Грей белән Фирдүс Тямаев янәдән дуслармы? [видео]

-- Лейла

Җырчы Радик Юльякшин инстаграм битендә Фирдүс Тямаев белән төшкән видеосын калдырды.

– Бу елны шулай матур итеп дусларча озата алуыма шатланам. Ниндидер аңлашылмаучанлык артта калсын! Яңа елда һәрбер кешегә исәнлек, дуслык, бер-береңне аңлау кебек сыйфатлар теләп калам, – дип сөйли Радик Юльякшин.

– Безнең арада чыннан да аңлашылмаучанлык булды. Без чын егетләрчә кул кысыштык, нокта куйдык. Егет кеше шулай булырга тиеш: бер сугышырга да, кул биреп дуслашырга да тиеш! Барыгызга да исәнлек-саулык! Иҗатыбыз гөрләп торсын! Ике республика матур, тату, туган яшәсен! Яңа елга яңа энергия белән только вперед, – дип нәтиҗә ясап куя Фирдүс Тямаев.

Бәйле