- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
- Viber
- Skype
- Telegram
Татарстанның атказанган артисты Иркә чын дуслар турында үз фикерләре белән бүлеште. Моннан тыш үзенең дусты кем булуын да әйтте.
– Ул минем дустым, чын дустым. Ходамнан бирелгән зур бүләгем. Ул минем йөрәгемнең иң түрендә. Башкалар килер дә китер, ә ул китмәс! Балам!.. Нинди матур, тәмле сүз. Ул мине төрле хәлдә: шатлыкта да, борчулы вакытларда да, бәхеттән кычкырып көлгәнемне дә, сыкрый-сыкрый елаганымны да, мәхәббәттән шашканымны да, барлыгын да, юклыгын да күргән, аңлаган бала ул минем. Рәхмәт сина, Айсылу! – дип яза җырчы Иркә үзенең олы кызы турында.