«Мошенниклар, сүндер тизрәк!»

-- Лейла

– Әйе, әйе, бу мин, – диде Мөхлисә, чираттагы ахирәте белән сөйләшергә әзерләнгән кебек, телефон трубкасын колагына терәп бераз тыңлап торгач.

Хатыннар сүзен тыңларга яратмаган ире Әсхәп үз бүлмәсенә кереп китәргә әзерләнгәч, хатынының йөзе кинәт кенә үзгәргәнен күреп туктап калды. Ул да колакларын торгызып тыңлый башлады. Хатынына ниндидер шомлы хәбәр җиткерделәр булса кирәк. Кызыксынуы арта барган ир түзмәде:
“Кем ул? Нәрсә булган?” – дип пышылдады. Банк иминлеге хезмәтеннән икәнен белгәч, үзе дә бер мәлгә сагаеп калды. Юк, юк, банктан шалтыратырга тиеш түгелләр. “Иминлек хезмәткәре” дигән хатынның сүзләре ачык ишетелсә дә, ниндидер шау-шулы урыннан хәбәрләшә, колхоз базарыннан диярсең! Алдарлар, елгырлар җыелган берәр фатирдан булырга тиеш, дип уйлады Әсхәп.

Чама белән уртача яшьләрдә булырга тиешле хатын акыллы гына сөйләшә. Башта ук банк картасы номерын да, пин-кодны да сорамый. “Ничә картагыз бар? Кайсысы белән, кайда исәп­ләшәсез?” – дигән сорауларны гына ике тапкыр кабатлады. Мөхлисә җавап биргәннән соң, “Так”, дип җөпләп куя үзе. Эшнең яхшыга бармавын аңлаган Әсхәп хатынының телефонына үрелде:
– Мошенниклар, сүндер тизрәк!

Мөхлисә, иренә якынрак килеп, менә тыңла дигән ишарә ясап, көчле тавыш төймәсенә басты: “Кемдер сезнең исемнән башка банктан зур суммага кредит алыр өчен заявка биргән. Сезнең исемнән кредит алу өчен бирелгән гаризаны банк хупламасын, акча мошенникларга китмәсен өчен ашыгырга кирәк. Тагын бер кредит алыр өчен тиз генә гариза язу хәерле, банк тиз караячак”.

Мошенникларның ничек эш итүен Әсхәп белә иде, алар турында укыганы да, ишеткәне дә бар, ә Мөхлисә алар кармагына эләгермен, дип уйламый иде, ахрысы. Киресенчә, уяулыгы сүнгән хатын, ялган банк хезмәткәренә ышанып, сөйлә­шүен дәвам итте. Түземлеге беткән Әсхәп хатыны белән тарткалаша башлагач, хатынына чираттагы сорауны бирделәр:
– Кем сезгә комачаулый?
– Муж, – дип, Мөхлисә, иренең кулыннан ычкынып, тиз генә йокы бүлмәсенә кереп эчтән бикләнеп тә өлгерде.

Бу хәлне көтмәгән ире ишеккә кагып та, тибеп тә карады. Хатынының гипнозга бирелгәнен аңлап, аны ничек тә туктатырга чара эзләде. Әгәр ул шушы мәлдә бәйләнешне өзмәсә, аларның муенына бик озакка авыр гына “гер” – кредит асачаклар, я булмаса хатыны исемендә яткан зур гына сумма акчадан колак кагачаклар. Яңа машина турында якын киләчәктә хыялланырга гына калачак. Ишек артында калган Әсхәпкә хәзер берни дә ишетелми, хатынының нинди авантюрага эләгүе билгесез.

Юк, озакка сузарга ярамый, һәр минут эшне бозарга мөмкин, дип, ачудан ярсыган ир барлык көченә бүлмә ишегенә китереп типте. Күп өлеше бизәкле-бизәкле пыяладан торган ишек кинәт кенә ачылып китеп, хатынына бәрелеп, аны аяктан екты. Бизәкле пыяла челпәрәмә ватылып идәнгә коелды. Әсхәп бүлмәгә керү белән маңгаен тотып яткан хатынын тартып торгызды. Ачуыннан идәндә: “Нәрсә булды, нәрсә булды?” – дип кычкырып яткан хатынының телефонын таптап изде. Шыңшып елый башлаган Мөхлисәнең пыялага киселгән кулыннан кан сиптергәнен, маңгае шешеп чыкканын шунда гына чамалады.

– Агачак кан тамырда тормас, дисәләр дә, без аны туктатырга тырышырбыз, – дип сөйләнә-сөйләнә хатынының кулын җәрәхәт урыныннан өстәрәк бәйләп куйды. Озак еллар коткару хезмәтендә эшләгән Әсхәп кан агуны тиз арада туктату әмәлен белә иде. Тик барыбер травмпунктка барырга туры киләчәк, ә анда инде маңгаендагы шешне дә күрсәләр, кыйналу очрагы, дип, полициягә хәбәр итәргә мөмкиннәр.

“Кан чыгудан курыкма, җан чыгудан курык”, – дигән мәкаль дә бар бит әле. Ул пошаманга төшеп басып торучы хатынын тынычландырырга тырышты. Тизрәк травмпунктка барырга кирәклеген аңлатып, артык киемнәрен салып ташларга кушты.
– Халатыңны гына ки! Әйе, әйе, шулай кирәк, анда баргач та артык бер сүз сөйләмә, елмаеп, башыңны кагып кына тор! Булган хәлне үземчә аңлатырмын. Башыңа да яулык бәйлә, маңгаеңдагы шеш күренмәсен.
– Дөнья эше белән булашканда да бәлагә тарыйсың икән, – дип сөйләшә-сөйләшә хирург бүлмәсенә хатынын җитәкләп барып керде ул.
– Нинди дөнья эше?
Аптыраган хирург карашын Мөхлисәгә текәде. Мөхлисә дә, үз роленә кереп, өйдә ире кушканча кыенсынып кына елмаеп куйды. Шул арада Әсхәп хи­рургның колагына аңлатмасын да биреп өлгерде. Гаҗәпләнгән хирург өстәл артында утыручы шәфкать туташына, әлегә берни дә язмый торыгыз, дип, хатынга укол ясарга кушып, ирне икенче бүлмәгә алып чыкты.
– Чыннан да шулаймы?
– Шулай, нәкъ шулай, – диде Әсхәп, шикләнергә урын калдырмыйча.

Алдан әзерләнгән “кызыл бишлеген” аның кесәсенә тыкты. Йөзенә борчылу кыяфәте чыгарып, тагын да үзалдына сөйләнеп куйды.

– Сөешкән чакта бик хисле шул минем хатын, канәгатьлек хисеннән исереп, кулын болгамаган булса, тумбочкадагы пыяланы ватып җәрәхәтләнмәс иде…
– Ярый, ышандым хәзер, җиренә җиткереп тегәрбез, – дип, хирург Әсхәпне коридорга озатты.
“Дөнья эше”нең мәгънәсен аңлап җиткермәгән Мөхлисә генә нәрсә уйларга да белмәде. Ярый әле хирург берни дә сорашмады, битлек аша авызы күренми, күзләре генә елмая иде.
Бу вакыйгадан соң, гаҗәпкә каршы, өйләрендә тавыш-тын булмады. “Ишекне ваттың, кулны җәрәхәтләдең, телефон алып бир!” – дип җикерде хатыны. Үз гаебен таныды Мөхлисә.

Әсхәпнең аңа икенче көнне үк телефон алып бирерлек мөм­кинлеге булса да, ашыкмады. Хатасы хәтеренә ныграк сеңгәнен көттереп, ике атна үткәч кенә туган көненә смартфон бүләк итте. Яңа модель. Искесен күптән алыштырырга уйлап йөргән хатынның шатлыгы эченә сыймады. Хәзер инде телефон мошенникларыннан алданмаска аның уң кулына салынган ике җөй, гомер азагына чаклы искәртеп, юктан “ярдәм итәргә” теләк белдерүчеләргә карата шик уятып, сак булырга кисәтеп торачак.

Әлиф ГАЛИМОВ.
Уфа шәһәре.

Чыганак: https://kiziltan.ru/

Бәйле