Туйдан соң үтерү: дару эчкән, суйган, көчләгән, үзенә аткан

-- Лейла

Тукай районы Мәләкәс авылында коточкыч хәл – монда икеләтә үтерү була. Туйлары булып үткәннән соң 3 көн узгач, яшь ир баштан хатынын үтерә. Моның белән генә чикләнеп калмыйча, аның 18 яшьлек сеңлесен дә буып үтерә.

25 яшьлек Тимур Прохоров исемле кеше төп шикләнелүче булып тора. Элегрәк социаль челтәрләрдә Прохоровлар гаиләсе белән танышлар егетне гаепле түгел дип язып чыккан иде. Имештер егеткә кемдер аяк чалган, кызларны билгесез кешеләр үтергән, аннары исә егетнең үзен үк атып үтергәннәр.

Үтерү 23 гыйнвар иртәсендә була. Яшь пар туйларын гына уздыра, аларның йортында кунаклар була. Кунакларны төнге сәгать берләр тирәсендә озаталар. Шунда яшь ир 20 яшьлек хатынына һәм аның сеңлесенә пычак кадый. Аларның мәетләрен Мәләкәс авылында шәхси йортларның берсендә туганнары табып ала.

Бу хәлдән соң Чаллы кешесе үз машинасында өйдән чыгып китә. Монда ул массаж ясаучы ханымны чакыртып ала. Беренчел мәгълүматлар буенча, әлеге егет интим хезмәтләр өчен түләүдән баш тарта. Низаг килеп чыга, шуннан соң егет кызны көчли.

Мондый ерткычларча гамәленнән соң, Прохоров әтисенең мылтыгын алып, республиканың Алабуга районындагы тукталышта автомобиль эчендә үз-үзенә ата. Яшь егетнең мәетен көндез Алабуга районында табып алалар. Аның автомобилендә корал да була.

Хокук саклау органнары фикеренчә, Прохоров дару һәм алкоголь тәэсирендә булган. Аның галлюцинацияләре булырга мөмкин булуы да фаразлана. Яшәгән йортларында күп кенә препаратлар, шул исәптән көчле тәэсир итүчеләре дә табыла. Аларны үз вакытында Прохоровның авыру әнисе кабул иткән булган. Егетнең әнисе күптән түгел генә онкологиядән вафат була. Хәзерге вакытта экспертиза нәтиҗәләрен көтәләр.

Тимур Прохоров һәм Алсу Собашникова узган атнада, 20 гыйнварда гына туй үткәргән булганнар. Мәләкәс авылында аерым яшәгәннәр. Кайбер мәгълүматлар буенча, Алсуның әнисе дә яшьләр белән бергә гомер иткән.

25 яшьлек Тимур 2018 елда армиядән кайткан. Аның хатыны Алсуга гыйнвар башында 21 яшь тулган булган. Ул тумышы белән Башкортстаннан, Татарстанга әти-әнисе белән күченеп кайткан булган. Алсуның үлгән сеңлесе дә Башкортстанда туган. Кайбер мәгълүматлар буенча, Алсуның икетуган сеңлесен туган ягында күмәчәкләр.

Мәләкәс авылында үзенең 20 яшьлек хатынын һәм аның 18 яшьлек сеңлесен үтергәннән соң, Чаллы егетенә карата «Ике һәм аннан күбрәк кешене үтерү» маддәсе буенча җинаять эше ачылган.

Хәзерге вакытта тикшерүчеләр әлеге хәлнең барлык шартларын билгели. Бу хакта Россия Тикшерү комитетының Татарстан Республикасы буенча Тикшерү Идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр итте.

Бәйле