«Җеннәр миңа күрәзәлек итте…»

«Урманда адашып йөргәндә бер авылга килеп чыктым…»

«Мин, шәһәр малае булсам да, җәйге каникулларга ел саен авылга картәни белән картәтигә кайтаралар иде. Картәтием — балыкчы. Аның белән иртән чыгып китәбез дә кич кенә кайтабыз. Ә балыкка бармаган көннәрдә мин якында гына урнашкан урманга бара идем. Әйткәндәй, кечкенәдән анда йөргәч, бу урманны биш бармагым кебек белә идем мин. Шуңа да картәни дә, тәүдә үзем генә урманга баруыма каршы булса, бераздан күнде.

Унике яшьләр тирәсендә чираттагы каникулларга авылга кайттым. Кояшлы, матур җәйге көн. Өйдәгеләргә әйтеп тә тормыйча урманга киттем. Кошлар сайрый, «без-з-з» итеп бөҗәкләр очып китә — яхшы кәеф өчен тагын ни кирәк инде? Шулай атлый торгач, адашканымны аңладым… Мин бу җирләрдә еш була идем, ә менә бүген юлны таба алмыйм гына бит! Кәефне төшермәс өчен картәти өйрәткәнәрне искә төшерәм. Кояшка карап, ничә сәгать адашып йөрүемне ачыкларга тырышам, агачларга карап, тараф якларым билгелим…

Акрынлап караңгы төшә башлады. Шулвакыт борынга төтен исе килеп бәрелде. Ике дә уйламыйча шунда йөгердем. Димәк, авыл ерак түгел, я кемнәрдер учак яккан. Тиздән бер авылга килеп чыктым. Авылның иң читендә булган өйдән бер хатын мине каршы алды. Ә менә арытаба ниләр булганын бик яхшы хәтерләмим.

Шунысы истә калган: бу хатын мине өенә алып керде дә кем, кайдан булуымны сораша башлады. Алдыма төрле ризыклар куйды һәм күрәзәлек итәргә тәкъдим итте. Алга китеп, шуны әйтәсем килә: исемдә калганнарның барысы да диярлек соңыннан чынга ашты. Аннары бу хатын янына тагын берничә хатын-кыз килде. Алар да минем бу авылга килеп чыгуыма бик гаҗәпләнде…

Өйгә ничек кайтканымны хәтерләмим. Караватта уяндым. Картәни белән картәти янәшәмдә иде…

Минем белән ниләр булганын сөйләгәч, аларның йөзе үзгәрде. Мин «җеннәр йорты»нда булганмын икән бит! Имеш, урман эчендә шундый авыл бар икән. Анда бару мөмкин түгел. Ә инде аны тапкансың икән, кайта алмаячагың көн кебек ачык. Җеннәрнең миңа күрәзәлек итүе турында сөйләп торасы да юк иде. Картәниемнең куркуы йөзенә чыккан.

Мин кичен дә өйгә кайтмагач, картәти белән картәни һәм тагын берничә кеше мине эзләргә чыкканнар. Таба алмагач, иртәнге сәгать 4ләрдә кире өйгә кайтканнар. Кайтсалар — мин йоклап ятам икән. Уята алмаганнар. Үзем уянгач кына барысын да аңладылар.
Картәни миңа башкача урман ягына бармаска кушты. Кая инде аны тыңлау?! Берничә көннән янә шул ук урынга бардым. Тик бу авылны таба алмадым», — дип сөйләгән иде бер авылдашым.

Ә сезнең авыллар тирәсендә шундый сәер урыннар бармы, дуслар? Булса, безнең белән дә уртаклашыгыз әле!

Чыганак: https://kiziltan.ru/articles/donja/2022-01-25/enn-r-mi-a-k-r-z-lek-itte-2667774

Бәйле