“Хатынымны бәхетсез иттем”

Сихерме бу, очраклылыкмы?

Бозым, сихер турында еш ишетергә туры килә. Чыннан да, кайчакта авыру кешегә табиблар да дөрес диагноз куя алмый. Нәрсәдән интеккәнен дә аңламыйча якты дөньядан китеп баручылар да аз түгел. Мондый вакытта, кешегә сихер салынган, дип уйлыйбыз. Галимнәр тарафыннан бу берничек тә расланмаса да, кайбер табиблар инкарь итми. Нәрсә бу? Очраклылыкмы, әллә инде, чыннан да, кара көчләр бармы?
Мондый хәлләргә күбрәк хатын-кызлар ышанса да, көчле затлар арасында да бозымга юлыгучылар бар икән.

“Ир-егетләр сихер, бозымга ышанып бармаса да, үзем белән булган хәлне сөйлисем килә”, — дип язган берәү социаль челтәрләргә. Әлеге ирнең хатын сезгә дә тәкъдим итә­без.
“Безгә кара чәчле, бик чибәр кыз эшкә килде. Беренче көнне үк мине башкалардан аерып алды ул. Үземне әллә ни чибәр дип санамыйм. Әмма хатын-кыз игътибарсыз калганы юк. Бу кыз да ничек тә минем янда булырга тырыша: эш буенча ярдәмләш­кән булып, янымда бөтерелә, төшке ашны бергә ашарган чаклар да булды. Бервакыт эштән соң торып калырга да тәкъдим итте ул. Мин каршы килдем, бу хәлнең ничектер начар тәмамланачагын күңелем белән сизә идем. Шунда ул миңа барыбер аныкы булачагымны әйтте. Мин көлдем генә. Ничек инде минем кебек ир-егет кемдер тели дип кенә аныкы булырга мөмкин?..
Бу вакытта хатыным белән беренче балабызны көтә идек. Хатынымны бик яратам. Аның белән озак кына очрашып йөреп өйләнеш­тек. Бик кадерле ул миңа. Бу бала да безгә кадерле, көтелгән иде. Йөк­лелек өченче айга җитеп кил­гәндә, бала төште. Табиблар да, үзебез дә ни өчен шулай булганын аңламадык… Хатыным бу югалтуны бик авыр кичерде. Үземнең дә аңа күрсәтми тө­шенкелеккә бирелгән чакларым булгалады. Аннары тагын берничә тапкыр шушы хәл кабатланды… Төрле табибларда тикше­ре­нүләр уздык, әмма бернинди авыру да ачыкланмады. Диңгезгә бару ярдәм итә, дигәннәр иде. Хатыным белән чит илдә ял итеп тә кайттык. Аннары им-томчы әбиләрнең тупсасын таптый башладык…
Шушы вакытта коллегам белән бик нык якынайдык. Ул миңа эштә дә ярдәм итте, алыштыргысыз сер­дәшемә дә әйләнде. Мин аңа барысын да сөйли идем. Балабыз булмаганга бик нык борчылганымны да белә иде ул. Хатыным уй-киче­решләре белән минем белән бү­лешсә, мин шушы хатын белән сөй­ләшәм. Һәм монда бернинди начарлык та күрми идем… Ничектер шулай булырга тиеш кебек тоелды. Хатыныма мөнәсәбәтем үзгәрмәде, аның белән шулай ук якынбыз. Әмма мин дә кеше бит, миңа да якын сердәш кирәк иде. Бервакыт шушы хатын хәтта миңа бәби алып кайтырга теләге барлыгын әйтте, мин каршы килдем. Шәхси мөнәсә­бәтләр безнең арада гына калырга тиеш иде.
Бервакыт им-томчы әбиләрнең берсе миңа сихер салынганлыгын әйтте. “Кара чәчле кыз башкарган бу эшне. Синең хатының белән ба­лаң булмаячак. Ялгышлык эшлисең. Әгәр бу хатынга тагын да якынай­саң, хатыныңны да юк итәчәксең”, — диде ул.
Дөресен генә әйткәндә, андый әбиләргә ышанмыйм мин. Хатыным бераз тынычлансын өчен генә аңа ияреп барган идем. Әмма әбинең бу сүзләрен ишеткәч, шунда ук коллегамны уйладым. Аның белән җитди сөйләшү булды. Башта, әлбәттә, каршы килде. Мине генә яратуын, минем белән бергә булырга теләвен белдерде. Арытаба барысына да ачыклык кертте. Ул, чыннан да, мине сихерләгән. Минем башка кеше белән беркайчан да балам булмаячагын да әйтте. Тик ул гына миннән бәби алып кайта алачак икән.
Бу сүзләрне ишеткәндә ниләр кичергәнемне үзем генә беләм. Үзем­не генә түгел, хатынымның да әни булу бәхетен тартып алдым бит мин. Аның бер гаебе дә юк. Ул мине бик ярата.
Әлеге хатыннан аерылу авыр булды. Акылым белән аның безне бәхетсез итүен аңласам да, күңелем белән аңа тартылам. Алай гына да түгел, ул яшәгән йортка аякларым үзләре илтә иде мине… Ярты сә­гатькә генә аның янына барып кайтсам да, иңнәремдә канат үскәнен тоям. Яшисем килә башлый. Шул ук вакытта, акылым белән моның дөрес түгел икәнен дә аңлыйм. Мо­ның өчен үземне бик нык битәрлим. Әмма мин барыбер хатыным белән калырга булдым. Беләм, балабыз булмаячак. Әмма яратмаган кеше белән яшәве тагын да авыррактыр.
Бу хәлләр турында хатыным белми. Балабыз юклыгына ул бик борчыла. Минем шулай читтә мөнәсә­бәтләр булганын да белсә, сынар кебек… Шул ук вакытта, ул һаман да бәби алып кайту хыялы белән әле табибларга, әле им-томчыларга йөри. Моның бушка гына булуын аңа ничек аңлатырга? Әлегә, вакыт узгач, бәлки тынычланыр, дип үзем­не юатам”, — дигән ул.
Нәрсә соң ул сихер? Дини китап­ларда менә шулай язылган: “Сихер 8 төрле була.Аның беренчесе — аера торган сихер. Улы белән анасы, улы белән атасы арасын яки ике абый, йә ике апа арасын, яки ике дус арасын, ә инде кешеләр арасында бигрәк тә киң таралганы — ир илә хатын арасын аерудыр. Каян һәм ни өчен барлыкка килә соң бу аерулар? Әл­бәттә, явызлык­ларның башында көнчелек торадыр. Бу адәм баласына һич тынгылык бирми. Берәү­нең — дус-ише, берәүнең — хатыны, берәү­нең ире бай, гаиләләре бәхетле яки ике дусның сәүдәсе хәерле булу сәбәпле, икенче бер имансыз бәндә­нең кальбендә көнчелек уты кабынадыр.
Икенче төр сихер — сөйдергеч сихере. Дөреслектә, Рәсүлебез вә Коръән Кәрим кушмаганча өшкерү һәм дә бөтиләр асу вә сөйдергеч си­херләре — ширек. Ә кем ширек гамәл кыла, беләсез, җәһәннәмдә мәңге калыр. Бу төр сихерне кылыр өчен дә кешеләр сихерчегә бара. Һәм сихерче алардан шулай ук сихерләргә кирәк булган кешенең берәр чәчен яки фотосын, яки киемен сорар һәм үзләре­нең явызлыгын, көферлеген, сихерен кылып, ошбу кешегә зыян салыр. Әгәр бу явызлык кылынса, адәм баласында түбәндәге күренешләр пәйда булыр. Беренчесе — сихерләнгән кешедә чиктән арткан мәхәббәт хисе барлыкка килер һәм сихерләнгән кеше кинәттән берәр кешене чиктән тыш ярата башлар, һәрвакыт аның белән җенси мөнәсәбәткә керергә теләр һәм бу хистән сабыр итәргә һичбер көч таба алмас. Ошбу сихерләнү белән күңелендә мәхәббәт хисе туса, аның бихисап күп авырулары да барлыкка килер. Бу гайре табигый хис аның күп әгъзаларына, йөрәгенә, кан тамырларына тискәре йогынты ясар, адәм баласы тәмам авыруга сабышыр. Әгәр дә бу бәндәне сихердән дәваламасаң, ул хәтта вафат булырга да мөмкин”, — дип язылган анда һәм башка төр сихерләр турында да аңлатма бирелгән.
Югарыда әйтелгәнчә, сихер турында фәнни аңлатмалар юк. Әмма тормышта акыл белән аңлый алмас хәлләр еш кабатлана. Бәлки, чыннан да, алардан саклана белергә дә кирәктер.
Әйе, тормышта төрле хәлләр бу­ла. Бәбисез гаиләләр саны да ел­дан-ел арта. Адәм баласы ялгышлыклардан азат түгел. Әмма синең аркада башкаларның бәхет­сез булуын күрү икеләтә кыенрак. Ә инде үз теләгең белән түгел, баш­­каларның кара эше нәтиҗә­сендә мондый сынаулар үтүчеләргә сабырлык кына телисе килә.

Чыганак: https://kiziltan.ru/articles/raznoe/2022-01-31/hatynymny-b-hetsez-ittem-2674056

Бәйле