«Шулайрак булып киттем әле, дуслар…»

Илсөя Бәдретдиновага ни булган?

Татарстанның атказанган артисты Илсөя Бәдретдинова чирләп киткән. Бу хакта җырчы үзенең инстаграм челтәрендә хәбәр итә.

Бу көннәрдә вирус аеруча нык котыра. Илсөя Бәдретдинова да температурасы күтәрелүе турында язган. Шул сәбәпле хәтта концертларын да күчерергә туры килгән.

«Шулайрак булып киттем әле, дуслар! Тавыш юк, хәл юк, аның каравы — температурам бар. Чын күңелдән гафу үтенәм. Ачуланмагыз инде… Минем өчен концерт күчерү — бик авыр нәрсә… Башкача булмады. Исәнлектә очрашканга кадәр», — дигән ул.

Инстаграмдагы дуслары җырчының тизрәк савыгуын теләп калган.

Чыганак: https://kiziltan.ru/articles/kultura/2022-01-31/shulayrak-bulyp-kittem-le-duslar-2674217

Бәйле