Хәзер елына 28 түгел, 30 көн ял итәргә мөмкинбез.
Эш бирүчеләр хезмәткәрләргә 28 көн ял түгел, ә 30 көн бирәчәк. Мондый тәкъдимнәрне Россиянең социаль-хезмәт мөнәсәбәтләрен көйләү буенча өчьяклы комиссиясе бирде.
Комиссия, эш бирүчеләргә хезмәткәрләргә коронавирустан вакциналау узу өчен ике түләүле ял көне бирергә кирәк, дип саный. Бу көннәрне ялга кушарга, шулай ук алар өчен өстәмә түләргә мөмкин.
Коронавирустан вакциналау белән бәйле өстәмә ял көннәре турындагы положениене күмәк шартнамәләрдә, яки локаль актларда язарга тәкъдим ителә.
Чыганак: https://kiziltan.ru/articles/obchestvo/2022-02-08/otpusk-k-nn-re-artyrmy-2684543