Өлкән яшьтәгеләр дә гашыйк була ул.

Тиздән Гашыйклар көне җитәчәк. Әлеге бәйрәмне билгеләгәндә еш кына мәхәббәт туган якка, әти-әнигә, балаларга, туганнарга сөю, дип әйтсәк тә, күңелдән барыбер икенче яртыңа булган хисләр турында уйлыйсың. Ә менә мәхәббәт кешенең яшенә карамый, дигәннәре, чыннан да, дөрестер.

Наилә апа ире белән күптән аерылган иде инде. Кызы белән улын аякка бастыргач, берүзе авыл өендә торып калды. Балаларның үз гаиләләре бар, ә 60ны узган бу хатынга хәзер инде аларның кайтканын көтеп, догаларын укып, тыныч кына гомер көзен сүтәсе калаган төсле кебек тоела иде. Көн саен балалары белән телефоннан шалтыратышып, аралашып торалар, үзенең дә яшьлегендәге кебек сәламәтлеге булмаса да, башкалар белән чагыштырганда, зарланырлык түгел. Шулай булгач, тагын ни кирәк инде.

— Әни, Алмаз чирли дә чирли. Быел балалар бакчасына йөртеп тә булмый. Үзем дә һәрвакыт «больничный» алалмыйм, — дип шалтыратты беркөн кызы шәһәрдән.

Наилә төн буе кызының бу сүзләре турында уйлап чыкканнан соң, кызына ярдәм итәргә булды. 1-2 ай оныгын карашырга барырга кирәк. Күрше-күлән йортны карап торыр әле.

Менә шулай шәһәргә килде ул. Кызы белән кияве эшкә киткәч, баланы ашатып урамга алып чыга, аннары өй эшләре белән шөгыльләнә, кичкә ашарга әзерли. Үзенең моңсу тормышына да ямь керде, балалары да әниләренең үзләре янында булуына шат иде.

Беркөн балалар мәйданчыгында булганда, бер ир белән танышты Наилә. Аны биредә еш күрә ул, бүген исә бу ир үзе килеп сүз башлады.
6 ел элек Фәритнең хатыны үлгән икән. Балалары шул ук шәһәрдә яши. Ә ул ялгызы фатирында көн күрә. Шәһәр ир-егетенең матур итеп киенүе, тәрбияле итеп сөйләшүе, Наилә белән зур хөрмәт белән аралашуы, әлбәттә, хатында төрле хисләр уятты. Тик бу хисләрдән хатынның үзенең дә көләсе генә килә иде. Картаеп беткәч, әллә нинди шәһәр ир-егетенә гашыйк булмас инде!

Наиләнең ризалыгын алу өчен озак кына тырышырга туры килде Фәриткә. Өлкән яшьтә булсаң да, мәхәббәт, яшь чактагы кебек, уйланмаган гамәлләр кылырга да мәҗбүр итә икән ул. Наилә оныгы белән урамга чыкмаса — сагынды, уйламыйча берәр сүз әйтсә, үпкәләткәнмендер дип, борчылды.

Хатын барыннан да нык балаларыннан оялды. Әтиләре күптән алар белән аралашмаса да, әниләре янында ир-егет күреп өйрәнмәгән бит алар.
Бер көн кызы үзе бу турыда сүз башлады.
— Әни, Фәрит абый акыллы кеше ул. Әгәр кушылырга уйласагыз — без каршы түгел, — диде.
Әлбәттә, бу сүзләрне хатын көтмәгән иде. Соңрак ачыкланганча, кызы аларның мөнәсәбәтләре турында күптән сизенгән булган инде. Фәритнең балалары да әниләре үлгәч ятим калган әтиләренең үзенә иптәш табуына сөенде генә.
Бүген Наилә белән Фәрит ирнең фатирында яши. Оныкларының яраткан картәни, картәтиләре алар. Фәритнең чиста булса да, хатын-кыздан башка моңсу булып күренгән өе нурга күмелде. Кичтән йокларга яткач, өстеңә юрган ябучы, иртән алдарак уянып, чәй куючы, авырган чакта янәшәңдә булучы, күңелеңне бушатканчы сөйләшер сердәшең булу нинди бәхет бит ул! Яшь чакта балалар үстерү, дөнья мәшәкате белән бер-береңнең кадерен белеп тә җиткермисеңдер. Ә менә алда торган картлыкка парлап керү Ходайның аерым затларга гына биргән олы бүләгедер.

Наиләнең авылдагы өе хәзер инде бакча урынына калды. Әлбәттә, күрше-күлән хатынның шулай «картаеп беткәч» «кияүләп» йөргәнен сөйләми калмады. Наилә моңа борчылса да, сиздермәде. Янәшәсендә терәк булырдай ир булу боларның барыннан да өстен иде.

Чыганак: https://kiziltan.ru/articles/gail-uchagy/2022-02-09/yarattym-shul-yarattym-2685864

Бәйле