Казанда коточкыч юл һәлакәтендә ике кешенең гомерләре өзелгән

Казанның Танк урамында булган коточкыч юл һәлакәтенең фотолары пәйда булды. Анда 19 яшьлек егет һәм 21 яшьлек кызның гомерләре өзелде.

Кадрларда «Лада» машинасының яны белән баганага бәрелгәнлеге күренә. Көчле бәрелүдән автомобиль урталай бүленгән.

Авария урынына коткаручыларны чакыртырга туры килгән, алар машинада кысылган кешеләрне чыгарганнар.

Һәлакәттә егет белән кыз һәлак булган. тагын ике пассажир авыр хәлдә хастахнәгә озатылган.

Чыганак: https://vatantat.ru/2022/04/79102/

Бәйле