Инвалид бала идәндә ялангач яткан, аны кече туганы караган

-- ГолияУфа

Әниләре кайда булган?

Якутиянең бер районында исерек хәлдәге хатын тагын эчәр өчен ике баласын ташлап, өйдән чыгып киткән. Балаларның берсе — инвалид.

Мөмкинлекләре чикләнгән бала озак вакыт идәндә ялангач яткан — аны кече туганы караган. Балалар антисанитария шартларында булган, әни кеше аларга азык-төлек калдырмаган.

Хатын бер ел һәм дүрт айга дәүләт кеременә хезмәт хакының 10 процентын тотып калып, төзәтү эшләренә хөкем ителгән. Аны шулай ук аны ата-ана хокукларыннан мәхрүм иткәннәр.

Фото: mosmonitor.ru

Бәйле