- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
- Viber
- Skype
- Telegram
Моннан алда хушлашу хаты язган.
Ленинград өлкәсе Выборг шәһәрендә соңгы өмете дә өзелгән онкология белән көрәшүче өлкән яшьтәге хатын үз-үзенә операция ясаган. Ул корсагын пычак белән кисеп, анда җыелган сыеклыкны чыгарган. Моннан алда хушлашу хаты язган.
Яман шеш аркасында пенсионерда асцит барлыкка килгән. Бу – корсак куышлыгында сыеклык җыелу. Мондый хәлдә йөрү, яту һәм хәтта тын алу бик авыр.
Өлкән яшьтәге хатын вакытында медицина ярдәме ала алмаган. Нәтиҗәдә үз-үзенә операция ясаган.
Хушлашу хатын урындагы ашыгыч ярдәм хезмәткәре тапкан. Ул хатынның кызына һәм оныкларына адресланган булган.
Табиблар пенсионерны коткарып кала алган.
Фото: web-nomad.ru
–
–