Камыр эчендә банан рецепты

-- ГолияУфа

Иртәнге чәйгә бик тәмле ризык булачак.

4-5 банан, 100 миллилитр сөт, 5-6  калак он, 1 йомырка, 1 калак шикәр, тоз, аш серкәсендә сүндерелгән сода, көнбагыш мае кирәк.

Сөткә  йомырка, шикәр, сода, он салып болгатырга. Сыек камыр килеп чыгачак. Бананны түгәрәкләп кисеп, шушы клярга манарга. Арытаба кызган майда пешерергә. Өстенә шикәр пудрасы сибәргә мөмкин.

Фото: attuale.ru

Бәйле