“Хәрби дусларын үлемнән коткарып калган” – Украинада Татарстанның Яшел Үзән районы егете һәлак булды

-- Лейла

Хәрби махсус операциядә гомере өзелеп, мәңге яшь булып калган солдат – Илназ Равил улы Харисовны соңгы юлга озаттылар.

Матәм чарасында Татарстан Дәүләт Советы рәисе урынбасары Юрий Камалтынов, Яшел Үзән район башлыгы урынбасары Николай Бызин, район Башкарма комитетының беренче урынбасары Александр Старостин катнашты.

Илназ Карагуҗада туып, шунда ук мәктәпне бетергән егет.

– Мәктәптә уздырылган һәр чарадан, һәр вакыйгадан күңелебез белән аны барладык, – дип сөйли Карагуҗа мәктәбе тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Зөлфия Мөхтәрова.

25 яшьлек Илназ Харисов белән барлык туганнары, авылдашлары, дуслары саубуллашты.

Харисов Илназ Равил улы үлгәннән соң “Батырлык ордены” белән бүләкләнде, дип хәбәр итә Яшел Үзән районы газетасы.

Бәйле