«Үз башымнан үтмәсә ышанмас идем».
«Берничә атна хәлсезләнеп, авырып йөргәннән соң дәваханәгә бардым. Табиблар тикшереп карады, әмма бер ни тапмады. Шәхси клиникаларда да байтак акчамны калдырдым. Теге-бу дәвалау билгелиләр инде, әмма хәлем яхшырмый. Башым авырта, хәлем, кәефем юк, яшәүнең кызыгы калмады. Инде нишләргә дә белми аптырагач, дустым белән мәчеткә киттек. Мулланың намаз укып беткәнен көттек тә каршына килеп утырдык. Иптәшем шунда сүз кузгатты. «Сезне күз тиюдән котылырга ярдәм итүче буларак беләм. Безне дә карасагыз иде ди». Мулла тутырып карады да:» Сезгә борчылырга урын юк. Ә менә иптәшегез башыннан сихергә чумган» диде. Тәнемнән ниндидер дулкын йөгерде.
— Курыкмагыз, сихер шулай итә ул. Монда гына аны сездән чыгарып булмас. Кич өйгә килегез, — дип адресын язып бирде.
Бардык. Мулла мине каршысына утыртты да дога укый башлады. Озак та үтмәде, укшый башладым. Алдыма зур савыт китереп куйдылар. Ә минем хәл начарланганнан-начарлана. Инде коса ук башладым. Күз аллары караңгылана, баш әйләнә, умыртка сөяге буйлап тир ага. Мулланың тавышы да көчәя, һаман мине өшкерә-өшкерә укуын дәвам итә. Инде коса-коса хәлем бетте. Эчтә бер ни калмады, киемнәремне борып алырлык булды. Урындыкта чак утырам. Шул вакыт күземә карады да ачулы тавыш белән: «Ник кердең анда?» — дип кычкырды.
Арытаба дустым сөйләгәннзрен бәян итәм. Минем күзләр акайган, үземнең биттән шыбырдап тир ага. Шул вакыт тамак төбеннән чыккан, миңа ят булган гырылдык белән җавап бирә башлаганмын.
— Көнләшкәнгә кертте.
— Ничек кердек анда?
— Аракы белән.
— Бу кешенең сиңа нинди зыяны бар?
Тавыш җавап бирмәгән. Мулла тагын да ачулырак көчле тавыш белән мине өшкерүен дәвам итте. Мин тагын актарып коса башладым.
Тәмам хәлем беткәч, мулла укуын туктатты. Хәлемне күргәч, иртәгә дә чирләячәгем турында әйтте.
Икенче көнне, чыннан да, хәлем яхшы түгел иде. Аннары акрынлап савыга башладым. Әмма мулла тагын 6 тапкыр килергә кирәклеген әйтте. Икенче барганда да шул ук хәлләр кабатланды, әмма бу юлы күпкә җиңелрәк. Шулай берникадәр вакыттан сихерне чыгарып бетерде ул. Хәзер инде үземне яхшы хис итәм.
Соңрак кем миңа бу сихерне салганын да аңладым. Дус дип йөргән, кайвакыт шулай кәеф-сафа корып утыручы иптәшем иде ул» — дип шаккатырды күптән түгел яхшы танышым.
Фото: ustaliy.ru