Авиабилет, поезд һәм концерт билетлары акчасын ничек кайтарырга?

Кайбер авиакомпанияләр Россия буенча рейсларга караган билетларны алыштыру яисә кайтару өчен штраф бәясен арттырган. Юрист Роман Архипов, билет сатып алганда, авиакомпаниянең эчке кагыйдәләрен тәфсилләп өйрәнергә киңәш итә.

Бу очракта штраф – ул өстәмә түләү түгел, ә билет бәясеннән авиакомпания тотып кала торган сумма. «Моны һәр компания үзе хәл итәргә хокуклы», – диде белгеч.

Белгеч белән без самолетка, поездга яисә күңел ачу чарасына билет алучыларның хокуклары турында сөйләштек, билеттан баш тартырга теләгән очракта нинди кагыйдәләрне үтәргә кирәклеген ачыкларга тырыштык.

Авиабилет

Россия Һава кодексының (Россия һава киңлекләреннән файдалану һәм авиация өлкәсендәге эшчәнлек мөнәсәбәтләрен җайга сала торган төп чыганак) 108 маддәсе нигезендә, теләсә кайсы пассажир билеттан баш тартырга хокуклы. Тик бу турыда ул авиакомпаниягә рейска кадәр кимендә 24 сәгать кала хәбәр итәргә тиеш (кайбер компанияләрдә моның өчен күбрәк вакыт бирелә).

Әлеге шарт үтәлсә һәм билетның кире кайтарып булмый торганы сатып алынмаган булса, пассажирга авиабилет өчен түләнгән акча кайтырылырга тиеш. «Ләкин билетны сатып алганчы, авиакомпаниянең «эчке» кагыйдәләрен бик игътибар белән өйрәнергә кирәк. Кагыйдә буларак, күп очракта авиабилет бәясен тулысынча кайтарып булмый. Шул ук вакытта компания билет бәясенең 25 процентыннан артык өлешен тотып кала алмый», – дип аңлатты юрист Роман Архипов.

Моннан тыш, очыш башка сәбәпләр аркасында булмый кала икән, пассажир билетның тулы бәясен кайтаруны таләп итә ала. «Ләкин беркемгә дә бәйле булмаган очракларда, әйтик, пандемия чорындагы кебек ситуацияләр белән очрашканда, хөкүмәт бу мәсьәләне мөстәкыйль рәвештә җайга сала, клиентлар һәм авиакомпанияләр арасында үзара хезмәттәшлекнең гомуми кагыйдәләрен билгели», – ди Роман әфәнде.

Авиабилет акчасын кайтару өчен кая мөрәҗәгать итәргә соң? Пассажир тулы мәгълүматны үзе мөрәҗәгать иткән авиакомпаниянең рәсми сайтыннан, диспетчерлык хезмәтенә шалтыратып яисә үзе мөрәҗәгать иткән турагентлык аша белә ала.

Туризм буенча федераль агентлык даими рәвештә үзенең «Телеграм» каналында еш бирелә торган сорауларга җавап бирә. Рейс тоткарланган очракта пассажирларга нәрсә каралган соң?

– Рейс ике сәгатькә тоткарланса, ике тапкыр телефоннан шалтырату мөмкинлеге һәм салкынча эчемлекләр;

– тоткарлык дүрт сәгатьтән артса, туклану өчен талоннар;

– тоткарлык көндезге якта – алты, төнлә сигез сәгатьтән артса, кунакханәдә номер, кунакханәгә кадәр трансфер һәм багаж саклау хезмәтеннән бушлай файдалану мөмкинлеге;

– әгәр пассажирның җиде яшькә кадәрге баласы булса, авиакомпания аларны махсус бүлмә белән тәэмин итәргә тиеш. Бу очракта рейсның тоткарлану вакыты күпме булуы мөһим түгел.

Поезд өчен билет

Поездга алынган билет өчен акчаны (яки аның бер өлешен) кайтару таләпләре нидән гыйбарәт соң? FlyAllAround сайтындагы мәгълүматларга караганда, ул акчаны поезд кузгалып киткәнче (хәтта поездга соңга калган очракта да) кайтарып була. Әгәр дә сәфәрне гамәлдән чыгару өчен җитди сәбәп бар икән (авыру, кичектереп булмый торган проблемалар), бу кагыйдә билетның кайтарып булмый торган төренә карата эшләячәк.

Билет акчасын кире кайтаруны мөмкин кадәр иртәрәк рәсмиләштерергә кирәк. Көтелмәгән хәлләргә тарымаган очракта, билгеле. Сәфәргә бара алмавыгызны алдан беләсез икән, шундук РЖДга мөрәҗәгать итегез. Шул очракта билет бәясенең күп өлешен кайтара алачаксыз.

Россия буенча сәфәр кылучы пассажирлар өчен түбәндәге кагыйдәләр актуаль санала:

– әгәр дә билетны 24 сәгать алдан (яки тагын да иртәрәк) тапшыра алсагыз, сатып алган вакытта ничә сум түләнгән, шуның кадәр акчаны кире кайтарырга була;

– билетны поезд кузгалырга сигез сәгать вакыт кала тапшырсагыз, сезгә билетның (плацкарт, хезмәт күрсәтү һ.б. белән бергә) тулы бәясен кайтарырга тиешләр (кайбер очракта комиссия акчасы тотып калына);

– әгәр дә сез билеттан поезд кузгалырга ким дигәндә ике сәгать кала баш тартсагыз, бары тик билет бәясе генә кайтарылачак;

– билетның ничә сәгать алдан кайтарылуына карамастан, пассажир 203 сум «штраф» түләргә тиеш, бу – Россия тимер юллары тарафыннан расланган рәсми сумма.

Билет акчасын кире кайтару өчен якындагы тимер юл станциясендәге кассага мөрәҗәгать итәргә кирәк. Ә электрон билеттан исә интернет аша да баш тартырга мөмкин.

Кино/театр/концерт билетлары

Бәйрәм чаралары (кино, театр, концерт) өчен билетларга килгәндә, монда бөтенләй башка кагыйдәләр расланган. Юрист Роман Архипов сүзләренчә, җитди сәбәпләр (авыру, гаилә әгъзасы яисә якын туганыңның үлеме) булган очракта, билеттан чара буласы көнне үк баш тартырга һәм билет бәясен тулысынча кайтарырга мөмкин.

– Моның өчен чара буласы датадан соңга калмыйча, гариза һәм тиешле документлар (авыруны раслаучы белешмә фотосы яки гаилә әгъзасы, якын туганының үлемен раслаучы таныклык фотосы) белән оештыручыга яисә билет сатып алган урынга мөрәҗәгать итәргә кирәк. Билеттан башка сәбәпләр аркасында баш тартасыз икән, сез гаризаны өч көн алдан бирергә тиеш, – дип аңлатты ул.

Гаризалар исә каршы як тарафыннан якынча ун көн эчендә каралырга тиеш.

Чыганак: https://vatantat.ru/2022/04/80000/

Бәйле