Украинада Казаннан рота командиры һәлак булган. Аңа нибары 34 яшь…

-- Лейла

Рота командиры, гвардия капитаны Илназ Кадыйров Украинада барган махсус хәрби операция вакытында һәлак булган. Бу хакта «Казанский репортер» хәбәр итә.

Кадыйров Казан танк училищесын тәмамлаган. Гвардия капитаны, рота командиры булып хезмәт иткән. Офицер үзенең хезмәттәшләре белән 14 апрельдә үк һәлак булган.

– Рота да юк, командир да юк. Иң яхшы командир булган ул. Илназ турында хезмәттәшләре шундый фикердә, – дип сөйләгәннәр Илназ Кадыйровның туганнары.

Хәрби хезмәткәрләр белән хушлашу Казанда Курган зиратында узган. Капитанны хәрби хөрмәтләр һәм оркестр белән батырлар аллеясында җирләделәр.

Бәйле