Рөстәм Нәбиев: “Иртәгә дип, калдырмагыз! Аның җитмәве дә мөмкин!” [видео]

-- Лейла

Уфа блогерының әтисе Илгиз әфәнде кинәт кенә йөрәк чиреннән вафат булды. Рәсми диагнозын – инфаркт дип куйганнар.

– Дуслар, бөтенегезгә дә җылы сүзләрегез өчен рәхмәт! Шулай килеп чыкты инде… Тик торган җирдән бит… Мин һаман ышана алмыйм. Әтиемә шундый шалтыратырга теләгән идем. Шалтыратмадым, аннары дип калдырдым. Шундый теләгән идем бит! Беркайчан да «Ярар, иртәгә» дип, калдырмагыз! Иртәгәнең булмавы да мөмкин! – дип күз яшьләре белән сөйли Рөстәм Нәбиев.

– Әтине соңгы юлга озаттык. Бу авыр көннәрдә яныбызда булган бөтен кешегә рәхмәт әйтәбез! – ди Рөстәмнең хатыны Индира Нәбиева.   

Бәйле